Бүген республикада Ковид-19ның 75 яңа очрагы теркәлгән
Бөтен чор эчендә - коронавирусның 9848 очрагы ачыкланган.
Бу хакта коронавирус буенча оператив штаб хәбәр итә, дип хәбәр итә "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы.
Барлык очраклар да контактлы. 9 кеше хастаханәгә озатылган, 66ы өйдә дәвалана.
Казанда коронавирус белән авыруның 53 очрагы ачыкланды, Яр Чаллыда - 6, Югары Ослан районында - 4, Яшел Үзән районында - 3, Алабуга, Лаеш, Мөслим районнарында - икешәр, Бөгелмә, Биектау, Саба районнарында - берәр.
Шушы чорда Татарстанда 9848 Covid-19 очрак теркәлгән, 8598 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 71 соңгы тәүлектә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев