Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бүген искитәрлек матурлык тудыручы талант ияләре – зәрканчылар көне

31 гыйнвар - искитәрлек матурлык тудыручы талант ияләре - зәрканчылар (ювелир) көне. Борынгы египетлылар бу сәнгатьне безнең эрага кадәр III гасырда ук үзләштерәләр. Алтыннан саллы бизәнү әйберләре власть символы булып саналган, чөнки ул бары тик югары даирәләрдә генә булган.

Ә Россиядә беренче ювелирлар бары тик XV гасырда гына барлыкка килгән һәм алар шулай ук чыгышлары белән Грециядән булган. Бары тик Петр I XVIII гасыр башында гына Петергофта кыйммәтле ташларны эшкәртү сәнәгатен ача. Уралда малахит яткан җирлекләр ачыла, себердә агат, сердолик һәм яшма табыла. Урал асылташларының даны бөтен дөньяга тарала.

Россиядә 19 гасыр урталарында кыйммәтле ташлар - алмаз, изумруд, топаз, рубин чыгарыла башлый.

Ташларның матурлыгын чын зәрканчеләр генә тоя. Аларның алтын куллары шедеврлар тудыра. Чын осталар гына кытыршы пыяла кисәгеннән яки затлы металлдан сәнгать әсәре ясарга сәләтле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев