Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бүген Азат Вергазовка 85 яшь тулган булыр иде

Азат Фатих улы Вергазов 1932 елның 8 мартында хәзерге Пенза өлкәсенең Неверкин районы Карновар авылында укытучы гаиләсендә туган. 1937 елда аның әтисе бөтен гаиләсе белән Татарстанга күчеп килә һәм хәзерге Зеленодольск районының Зур Карауҗа авылында төпләнә. Азат шунда урта мәктәпне тәмамлап, 1949 елда Казан дәүләт педагогия инститүтының тарих факультетына укырга...

Азат Фатих улы Вергазов 1932 елның 8 мартында хәзерге Пенза өлкәсенең Неверкин районы Карновар авылында укытучы гаиләсендә туган. 1937 елда аның әтисе бөтен гаиләсе белән Татарстанга күчеп килә һәм хәзерге Зеленодольск районының Зур Карауҗа авылында төпләнә. Азат шунда урта мәктәпне тәмамлап, 1949 елда Казан дәүләт педагогия инститүтының тарих факультетына укырга керә. 1951-1954 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. Армиядән кайткач, Зур Карауҗа урта мәктәбендә тарих һәм география укытучысы (1954- 1957), Ключи совхозының комсомол оешмасы секретаре (1957-1958), Зур Җәке сигезьеллык мәктәбе директоры (1958-1964) һәм, яңадан Зур Карауҗага кайтып, 1970 елга кадәр урта мәктәптә укыту бүлеге мөдире һәм укытучы булып эшли.

1970 елда А. Вергазов Зеленодольск шәһәренә күчә һәм 1972-1974 елларда Казандагы 36 номерлы профессиональ-техник училищеда укыта. 1974 елның көзеннән А. Вергазов - Казан телевидение студиясенең әдәби-драматик тапшырулар редакциясендә өлкән редактор хезмәтендә. Ул 1958 елдан КПСС члены.

А. Вергазов проза жанрында иҗат итә. Беренче хикәяләре көндәлек матбугатта алтмышынчы еллар ахырында күренә башлый. Укучыларга үзенең өч повесте - профессиональ-техник училище тормышыннан алып язылган «Дулкыннар ни сөйли?», коллективлаштыру чорының драматик вакыйгаларын тасвирлаган «Ташу» («Нәзер») һәм «Уяну» исемле күләмле әсәрләре. белән билгеле.

А. Вергазов- 1984 елдан СССР Язучылар союзы члены.

БИБЛИОГРАФИЯ

Дулкыннар ни сөйли? Повесть.-Казан: Таткитнәшр., 1978.-127 б., ил. 9000

Ташу: Повесть.-Казан: Таткитнәшр., 1980.-148 б. 14000. Рец.: Сверигин Р.- Соц. Татарстан, 1981, 8 февр.; Маннапов С. Дулкыннар ни сөйли.-Казан утлары, 1981, № 9, 181-183 б.

Уяну: Повесть.-Казан: Таткитнәшр., 1984-136 б., 15000.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X