Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Безнекен күрше авыллар чистартмас», – ди норлатлылар

Торак пункт зуррак булган саен, кар эреп беткәннән соң, чүп-чар, әшәкелек тә күбрәк ачыла. Шуңа күрә норлатлыларга май өмәләрендә эш җитәрлек булган. Һава торышлары өйдә кыстыбый ашап, телевизор карап утырырлык кына булуга карамастан, әлеге чарада халык актив катнашкан.

- Башта зиратта зур өмә булды, халык, чынлап та, бик күп иде. Аларны кыр кухнясында пешерелгән тәмле ризык белән сыйлау оештырылды, бу үзенә күрә бер бәйрәм рухы, кәеф өстәде. Бездә җыештыру өчен һәр оешмага территория, урам бүлеп бирелгән. Алар хезмәткәрләр тарафыннан һәрдаим тәртипкә китерелеп тора. Авыл җирлеге идарәсе коллективы Норлат белән Албаба станциясе арасындагы юл кырыйларын да җыештырды. Теләк булгач, вакыт та табыла, һава шартлары да комачауламый. Алмагачлар да утыртылды, коймалар да буялды. Һәйкәлгә косметик ремонт ясалды, Фәрит Зыятдинов үз исәбеннән тирәсен тотты. Чынлап та, күмәк эш - тау күчерә! Шулай бердәм оешып чыгулары өчен авылдашларга рәхмәт. Без яшәгән җирне читтән килеп беркем дә чистартмаячак. Алга таба да бу күркәм традицияне дәвам итик, - диде Норлат авылы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Лидия Тюканова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев