Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Безнекеләр себердә Сабантуй уздырды

Узган атнада Новосибирскиның Үзәк паркында Сабан туе гөрләде. Аны оештыруда яшел үзәнлеләрнең өлеше зур. Бездән тулы бер делегация барып, бәйрәмгә чын мәгънәсендә татар рухы, милли аһәң өстәде.

Биредә Сабантуй быел Новосибирск өлкәсенең 80 еллык юбилеена багышланган иде. Шуңа күрә халык бәйрәм иткән җиргә себернең татарлар ассоциациясе рәисе Әмир Гәрәев, Татарстан дәүләт советы депутаты Ирек Шәрипов һәм шәһәр мэры Анатолий Локоть кебек рәсми затлар да катнашты.
- Новосибирскида Сабан туе инде 20 ел бәйрәм ителә, - дип сүзен башлады Анатолий Локоть, - әмма аның тарихы күпкә озын, ә мәгънәсе бик гади һәм аңлаешлы: чәчү эшләре төгәлләнде һәм, маңгайдагы тирләрне сөртеп, бәйрәм итәргә дә була! Новосибирскида Сабантуй үзенчәлекле: өлкәбез быел 80 еллыгын билгели һәм биредә йөзләгән төрле халык дус һәм тату яши. Хәтта Үлемсез полк­та да бездә беренче булып күпмилләтле колонна уза. Шуңа күрә Сабантуй бер милләтнеке генә түгел - ул безнең гомуми бәйрәм! Килгән кунаклар өчен дустанә атмосфера булдыру өчен барысын да эшлибез. Татарлар биредә үзләрен туган җирләрендә кебек хис итсә иде!
Чынлап та, Яшел Үзәннән килүчеләр үзләрен бик кадерле кунаклар итеп тойды. Алар себер якларына, шулай ук, буш кул белән бармады. Чит төбәктә туган якларын сагынып яшәүче милләттәшләребезгә газиз Казан якларыннан күчтәнәчнең ниндие генә юк иде! Олы Ачасыр авылының татар өе итеп бизәлгән этнографик музее, теләгән һәркемне үлән чәе, татлы балдан авыз иттерүче милли киемле якташыбыз Рәмзия Ганиеваның күренекле шәхес Каюм Насыйри белән таныштыруы - милли мәдәниятебез учагы булып, күңел ачучыларны үзенә җәлеп итеп торды.
- Президент Рөстәм Миңнеханов, читтә яшәүчеләр татарстан сулышын, безнең аларга булган җылы мөнәсәбәтне тоеп яшәсен өчен, татар җәмгыяте булган барлык төбәкләрдәге Автономияләргә ярдәм итү бурычын куя. Новосибирскида без икенче ел Сабан туен уздыруда катнашабыз инде. Быел, әлбәттә, җиңелрәк. Моңа кадәр шәһәрләр алмашына иде, без кая гына булмадык: Пермь, Чабаксар, хәтта Архангельскида да әлеге милли бәйрәмне оештыруга өлеш кертергә туры килде, - ди Яшел Үзән муниципаль район башлыгы Александр Тыгин.
Сабантуй - кайда да Сабантуй инде: чит илдә булсынмы, башка төбәктәме - аның алыштыргысыз традицияләре кайда да саклана.
Новосибирскидагы бәйрәм дә милли моң, җыр-бию, көрәш, тәкә, төрле уеннар һәм ярышларга, сый-нигъмәтләргә, күргәзмәләргә бай булды. Биредә бер үзенчәлек тә бар: ел саен «Мисс Сабантуй» билгеләнә. Аны кич белән жюри татар оешмаларына ярдәм итеп, чаралар узыруда актив катнашкан кызлар арасыннан сайлап ала.
Бездән барган делегация бу якларның кунакчыллыгыннан, ә себерлеләр татарлар мәркәзе төбәгенең үзләренә булган игътибарыннан бик канәгать калды. Милләттәшләрнең шулай үзара аралашып, ярдәмләшеп яшәве - үзе бер бәйрәм. Шундый дуслык күпере нык булса иде.
Сүз уңаеннан Сабантуй быел Яшел Үзәндә - 1 июльдә, авыл җирлекләрендә - 2 июльдә узачак.
Гөлнара Вәлиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев