Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

БЕЗНЕКЕЛӘР ЛАУРЕАТ

«А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы» акционерлык җәмгыяте ТР хөкүмәтенең сыйфат премиясенә 13нче республика бәйгесендә лауреат булды.

«А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы» акционерлык җәмгыяте (предприятие «Ак Барс» Холдинг компаниясе»АҖте төркеменә керә) ТР хөкүмәтенең 2017 елда сыйфат өчен премиясенә 13нче республика бәйгесендә «Эшчәнлектә камиллек» номинациясендә лауреат булды. Җиңүчеләргә бүләкләрне 22 ноябрьдә Хөкүмәт йортында ТР Премьер-министры Алексей Песошин һәм ТР Премьер-министр урынбасары, сәнәгать һәм сәүдә минист­ры Альберт Кәримов тапшырды.
 Алексей Песошин залда җыелучыларны сәламләп, ТР хөкүмәтенең сыйфат өчен премия алу 13нче респуб­лика бәйгесендә лауреат булган җиңүчеләрне тәбрикләү ул – хезмәт коллективларының күренеп торган хезмәте, фикердәшләр һәм партнерлар командасының осталыгы, директор корпусының гадәти булмаган инновацион фикер йөртүе һәм үз оешмасының һәм гомумән республиканың  үсеше хакына көндәлек хезмәт булуын билгеләп узды.
Альберт Кәримов тәбрикләү чыгышында, агымдагы елда комплекслы эш нәтиҗәсендә бәйгедә катнашу өчен 69 оешма сайлап алынуы, алтысының республикадан читтә урнашуы хакында җиткерде. Конкурс нәтиҗәсе буенча «Эшчәнлектә камиллек» һәм «Җитештерү системасы» номинациясендә 10 оешма лауреат исеменә лаек булды.
Шунысын да искәртеп үтәргә кирәк, бәйгедә катнашу оешмаларга максатчан үсештә заманча корал бирә, конкуренциягә сәләтлелекне үстерә. Премия моделе нигезенә гомуми менеджмент сыйфатларының принциплары:  кулланучыны күздә тотып эш итү, җитәкчелекнең лидерлык роле, эш барышын һәм фактларын аңлау нигезендә менеджмент, персоналны җәлеп итү, билгеләнгән максатка ирешү өчен иҗат һәм инновацияләргә булышу, парт­нерлыкны формалаштыру, тотрыклы үсеш өчен җаваплылык, җәмгыять белән үзара ярдәм итешү салынган. Бүләкләү тантанасы ахырында Алексей Песошин бәйгенең лауреат һәм дипломантларын котлап, сыйфат өчен XIV бәйгене ачык дип белдерде.

Фото завод сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Завод Горького

2
X