Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Безнең йортта (ишегалдында) – Яңа ел

Хөрмәтле газета укучыларыбыз, инде традиция буларак Яшел Үзән районы башлыгы һәм «Яшел Үзән» газетасы призына ел саен үткәрелә торган конкурска фотоларны кабул итәбез.

Конкурска  җибәрелгән  фотолар йортыгызны, үзегез яши торган урамыгызны  Яңа елга ничек  бизәвегез турында сөйләргә тиеш. Әлеге чараның максаты – яши торган йортыгызны гына бизәү түгел,  гаилә әгъзаларын,  авылдашларны, күршеләрне берләштерү, матурлык  тудырып,  туган җиребезне тагын да ямьләндерү.


Хәтерләсәгез, узган җәй «Ишегалдым – гөлбакча» конкурсында җиңүчеләргә 40 мең сумга кадәр сертификатлар тапшырылган иде. Кышкы конкурсны район башлыгы Александр Тыгин күтәреп алды һәм  бүләкләре саллы булыр, дип ышандыра.

Фотоларыгызны yashel_uzen@mail.ru почтасына җибәрегез, 1се декабрь аеныкы булса, 2нчесе гыйнвар аенда төшерелгән булсын.


*Быелгы конкурсның бер үзенчәлеге – анда бары тик «Яшел Үзән»гә язылучылар гына катнаша ала.

Башладык, хәерле сәгатьтә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: фотоконкурс новый 2018 год Яшел Узэн районы елка

2
X