Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Безнең Рәшит башлы да, җимерелмәс кашлы да

Туганым Рәшит Закировны «Татарстан Республикасының атказанган машина төзүчесе» дигән мактаулы исем бирелү белән котлап шалтыратсам, ул бу турыда укып та, ишетеп тә өлгермәгән булып чыкты. «Сәрия апа, беренче синнән ишетәм», - дип аптырап калды. Ул үз эшен хөкүмәтебез шулай югары бәяләр дип көтмәгән дә. Бу Рәшитнең дан, дәрәҗәләргә, мактаулы исемнәргә...

Туганым Рәшит Закировны «Татарстан Республикасының атказанган машина төзүчесе» дигән мактаулы исем бирелү белән котлап шалтыратсам, ул бу турыда укып та, ишетеп тә өлгермәгән булып чыкты. «Сәрия апа, беренче синнән ишетәм», - дип аптырап калды.
Ул үз эшен хөкүмәтебез шулай югары бәяләр дип көтмәгән дә. Бу Рәшитнең дан, дәрәҗәләргә, мактаулы исемнәргә өмет итмичә, «мин бу эшкә алынганмын икән, шулай эшләргә, шулай тиеш» дип эшләүче, тыйнак, эшлекле ир-ат булуын күрсәтүче сыйфатларның берсе.
Закировлар гаиләдә 4 бала - 2 малай, 2 кыз үстеләр. Безнең Олы Шырдан авылында гади колхозчы гаиләсендә туып үскән 4 баланың һәрберсе югары белемгә ия булган бердәнбер гаилә.
Рәшит гаиләдә иң олысы. Аннары Фәрит, Фәридә, Мөршидә. Балалар барысы да, авылыбыздагы сигезьеллык мәктәпне тәмамлап, укуларын Казанның ул чактагы 10нчы интернат-мәктәбендә дәвам иттеләр. Авыл мәктәбендә укыганда һәрберсе уку алдынгысы булды. Аларга уку бик җиңел бирелде. Анысы әниләре Нурдидә ападандыр.
Рәшитнең укытучысы, сыйныф җитәкчесе Резидә Гатауллина-Шакирова сөйли: «Рәшит бик җыйнак, пөхтә, төгәл укучы булды. Олег Кошевой исемендәге дружинаның байракчысы иде. Аннан эстафетаны сеңлесе Фәридә кабул итте. (Ул заманда пионер, комсомол оешмаларының шаулап-гөрләп торган чаклары бит, 70-80нче еллар). Соңрак Рәшит мәктәп комсомол оешмасын җитәкләде. Оештыру осталыгына ия, тырыш, акыллы, яшьтәшләре арасында хөрмәт казанган комсомол секретаре мәктәптә үткәрелә торган чараларда гел башлап йөрүче булды. Укучылар арасында дәрәҗәсе зур иде. Өмәләр оештырумы, колхозга булышумы, мәктәп тирәсенә агачлар утыртумы, карт-корыларга ярдәм итүме - барысы да Рәшит инициативасы белән булды. Сүзгә бик осталыгы булмаса да, үзен эш белән күрсәтә белде».
Монысы Галләм җизни мәктәбе инде. Балалар кечкенәдән эшләп үсте. Әйткәнне көтмичә, үзләре белеп, өй тирәсендә 7-8 яшьтән әти-әни кул арасына керсәләр, малайлар VI-VII сыйныфта укыганда ук, әтиләре янында тракторда ярдәмче булып эшләде. Җизни үзе 40 елдан артык тракторда эшләде, бик күп бүләкләргә, Мактау грамотларына ия булды. Сабан туйларында көрәшеп батыр калган кеше. (Хәзер мәрхүм инде. Урыны җәннәттә булсын). Кызлар исә кечкенәдән җыештырып, ашарга пешереп үсте. Бик оста бәйлиләр.
Менә шул 4 туган 10нчы интернат-мәктәпне бетерә тордылар, бер-бер артлы югары уку йортларына керә бардылар. Башта Рәшит Казан авиация институтын тәмамлады. Аннары Фәрит Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының геология факультетында белем алды. Ул укып бетергән елларда илдә зур үзгәрешләр башланып, профессиясе буенча эшли алмаса да, 20 елдан артык участок милиционеры булып хезмәт итте. Подполковник дәрәҗәсе белән лаеклы ялга чыкты. Хәзерге вакытта заводта куркынычсызлык бюросы начальнигы булып эшли. Яшел Үзәндә гаиләсе белән яши. Бер малай үстерәләр.
Фәридә эшкә үзебез авыл мәктәбенә кайтты. Шунда тормыш иптәше - бик булган мишәр егете белән табышты. Хәзер Казанда яшиләр: бер малай, бер кыз үстерәләр.
Мөршидә университетның журналистика факультетын тәмамлап, үз һөнәре буенча эшли. «ТНВ» каналының танылган алып баручысы, журналист, җырчы Илдар Кыямов белән гаилә корып, 2 егет үстерәләр.
Ялларда, бәйрәмнәрдә туганнар төп йортка җыела. Үзара аралашып, туганлашып, бер-берсенә ярдәм итеп, терәк булып яшиләр.
Рәшит хезмәт юлын Казан моторлар төзү берләшмәсендә мастер булып башлый, өлкән мастер, смена начальнигы, цех начальнигы урынбасары, завод буенча смена начальнигы дәрәҗәсенә кадәр үсә. 2005 елда аны моторлар төзү берләшмәсенең Яшел Үзән филиалына директор итеп билгелиләр. Бу заводның заказсыз, эшчеләрнең эшсез утырган чаклары, аларга түләргә акча юк, заводта кыскартулар башланган чор. Рәшит эшне заказчылар табудан башлый. Заказ булса, эшчеләргә - эш, эш булса, түләргә акча була. Россиянең төрле шәһәрләре белән элемтәгә кереп, ел буена җитәрлек заказ алуга ирешә. Бик күп кешегә эш урыннары булдырыла (Бигрәк тә Шырданлыларга). Тик Рәшит бу вазыйфасында 1 ел да эшләп өлгерми, аны яңадан берләшмәгә - «Казан моторлар төзү» җитештерү берләшмәсе» ачык акционерлык җәмгыяте генераль директорының җитештерү буенча урынбасары итеп билгелиләр. Бу инде тагын да дәрәҗәлерәк, зуррак, җаваплырак урын.
Берләшмәнең төп заказчысы - Газпром. Заказларны вакытында, сыйфатлы итеп үтәүне Рәшит тәэмин итәргә, контрольдә тотарга тиеш. Монда аңа кул астындагылар белән уртак тел таба белүе, эшнең мөһим булуына ышандыра алуы, зур производство тәҗрибәсе ярдәм итә.
Рәшит белән эшләгән кешеләр аның бик төгәл, таләпчән, кырыс, гадел икәнен, бөтен җаны-тәне белән булсын дип, үзен-үзе аямыйча, заказ вакытында китеп, эшчеләргә эш булсын дип йөрүче җитәкче буларак бәялиләр. Менә, шулай итеп, Рәшит бер заводта чирек гасырдан артык армый-талмый хезмәт куя.
Нинди генә эшкә алынса да, пыскып янучылардан түгел, ялкын булып дөрләүчеләрдән ул. Ялагайлану, куштанлануны белмәүче бу ир-егетне, кайда гына эшләсә дә, олысы-кечесе, җитәкчесе, гади эшчесе хөрмәт итә, аңа ышана.
Әшнәлек, югары даирәдәгеләр белән якынрак, янәшәрәк булырга теләү аның өчен ят нәрсә. Гомумән, мал-мөлкәткә исе китүчеләрдән түгел Рәшит.
Минем Рәшиттән: «Эштәге стрессларны, аруларны нәрсә белән басасың?» - дип сораганым бар. «Мунча», - дип җавап бирде ул. Ә мин «100 грамм» дигәнне көткән идем (Бик күп ирләр шуңа үрелә бит). Шулайдыр. Ул бит сәламәт яшәү рәвеше алып баручылардан. Күп еллар, сабан туйларында бил алышып, батыр калучылардан. Хәзер исә, авыл сабан туйларын үткәрүдә ярдәм итүче спонсорларның берсе.
Рәшит хатыны Резидә белән өч бала үстерә. Олы кызлары Лилия университетның көнчыгыш телләр факультетын тәмамлап, Франциягә эшкә китте. Уртанчы кызлары Алия, КАИ тәмамлап, эшли башлады, уллары Булат X сыйныф укучысы.
Рәшит бик күп кызларның башын әйләндерде, тик вәгъдәләр биреп, елатып калдырмады. Аңа гашыйк булучылар күп булды, ләкин ул бик сайлап өйләнде. Тормыш иптәше Резидә Балык Бистәсе районыннан. Бик эшчән, сабыр, тыйнак, уңган килен булып чыкты. Рәшит урынында башка берәү булса, Казанның байлар яши торган районында коттеджлар төзәр иде, ә ул, туган нигезен яңартып, төзекләндереп, зурайтып тора. Атна саен кайтып, хуҗалыкта эшлиләр. Яшелчәләр утырту, үстерү, уңыш җыю, бакча, йорт тирәсен тәртиптә тоту - барысы да алар өстендә.
Ел саен яз башында, көз ахырында эне-сеңелләрен, кияүләрне, балаларны җыеп, әтисе, дәү әнисе, туганнарның каберләрен чистарту, чәчәкләр утыртуны оештыра. Бу Рәшитнең игелекле сыйфатын, изгелекләр эшләргә яратуын сөйли.
Артыгын сөйләшмәс, әйткән сүзендә нык тора белә, вәгъдә бирсә - үти, юк-барга вакланмый торган чын ир-егет ул безнең Рәшит.
Ә дәрәҗәле, җаваплы урын биләве, мактаулы исемгә лаек булуы - бары тик үз көче, үз тырышлыгы нәтиҗәсе. Арттан этүче дә, алдан тартучы да юк. Чыгышы белән гади генә авыл малае бит ул. Түбәннән, тормышның төбеннән күтәрелгән егет.
Сәрия Гайфуллина,
Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев