Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Безнең Илсөяр – беренче!

Норлат участок дәваханәсенең баш табибы Илсөяр Юныс кызы Таһирова Татарстан буенча үткәрелгән « Ак чәчәкләр-2014» бәйгесендә җиңү яулады. «Башлангыч звеноның иң яхшы табибы» номинациясендә беренче урынга чыкты ул. Татарстан Хөкүмәте рәисе Илдар Халиков Казандагы «Пирамида» күңел ачу үзәгендә уздырылган тантанада уңган райондашыбызга бүләккә «УАЗ» машинасының ачкычларын тоттырды. Илсөяр ханымны без,...

Норлат участок дәваханәсенең баш табибы Илсөяр Юныс кызы Таһирова Татарстан буенча үткәрелгән « Ак чәчәкләр-2014» бәйгесендә җиңү яулады.
«Башлангыч звеноның иң яхшы табибы» номинациясендә беренче урынга чыкты ул. Татарстан Хөкүмәте рәисе Илдар Халиков Казандагы «Пирамида» күңел ачу үзәгендә уздырылган тантанада уңган райондашыбызга бүләккә «УАЗ» машинасының ачкычларын тоттырды.
Илсөяр ханымны без, телефон аша элемтәгә кереп, республика бәйгесендә җиңүе белән тәбрикләдек, эшләрендә уңышлар теләдек.
- Рәхмәт яхшы теләкләрегезгә, һәр ярышта да җиңүе күңелледер инде, ә минеке отышлы да булды әле. Премьер-министр Илдар Халиков бүләге эшемдә дә ярдәм итәчәк бит. «УАЗ» машинасында безгә килә алмаган авыруларны дәваларга йөрергә, авыллардагы ФАПларга кирәк чакта тиз генә даруын яисә җиһазларын илтәргә мөмкин булачак хәзер, - диде ул җавапка.
Эш - оештыручысыннан тора, җитәкче нинди, эше дә шундый. Бу гыйбарә тормышыбызның һәр ягына да кагыла. Кешене дәвалый торган дәваханәнең эшчәнлеге дә баш табибка бәйле. Илсөяр Таһирова җитәкчелек иткән Норлат участок дәваханәсендә эшләүчеләргә рәхмәт сүзләрен еш ишетергә туры килә. Үзебезнең табибларга тиңнәр юк, дип хөрмәтли аларны аръяк халкы. Чир басса, аякка бастырырлар, дип өметләнеп киләләр анда һәм өметләре аклана, күрәсең. Барлыгы 23 кеше - ятып һәм 15 кеше көндез килеп дәвалана ала дәваханәдә. Әйтергә кирәк, баш табибның эше моның белән генә чикләнми әле. Норлаттагы дәваханә һәм аръяк авылларындагы ФАПларның эшчәнлеге өчен дә җаваплы ул.
Ильяс САЛИХҖАН

Озак еллар нәтиҗәле хезмәте, сәламәтлек саклау өлкәсенә керткән өлеше, актив җәмәгать эшчәнлеге һәм «Ак чәчәкләр-2014» бәйгесендә, «Башлангыч звеноның иң яхшы табибы» номинациясендә беренче урынга лаек булып, Яшел Үзән районын республика күләмендә лаеклы танытканы өчен Илсөяр Юныс кызы Таһирова муниципаль район башлыгының рәхмәтенә лаек булды. Ихлас котлыйбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев