Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Безнең бәйрәм!

Өлкәннәребезнең безнең бәйрәм, диеп, иртәдән үк базар мәйданына җыелып, моңлы көйләр тыңлап, дәртле биюләр карап хозурланганын күреп ничек шатланмыйсың, ди.

Әле җитмәсә көне дә кояшлы, җылырак шикелле тоелды. Хәер, туңып утырырга мөмкинлек тә юк иде, самоварда кайнап кына чыккан тәмле чәй эчеп, зур казан тутырып, бик тәмле итеп Равил Ямалетдинов пешергән пылауны ашагач, тәнгә генә түгел, күңелләргә дә җылылык йөгерде. Үзебезнең "Иделаръягы" мәдәният йортлары хезмәткәрләренең чыгышларын һәрвакыт яратып кабул итүчеләр, бу юлы да алкышларын кызганмадылар. Авылдашларына менә шундый бәйрәм оештыручы, базар хуҗасы Мәдинә Мирсәяп кызы Гыйззәтуллинага өлкәннәрнең рәхмәте әйтеп бетергесез, әле ярый син бар, ди алар. Алдагы елларда да бик еш бәйрәмнәр оештырып, Сабантуйларына да матди ярдәмен күрсәтеп торучы Мәдинә ханым, үзен күрсәтергә атлыгып тормый, тик халык әйтемен дә язып үтмичә булмый, "Яхшылык эшлә дә, суга сал, халык белмәсә, балык белер", - дигәнен. Бәйрәмне бербөтен итеп халыкка җиткерүчеләр авыл җирлеге, мәдәният хезмәткәрләренә афәрин, булдырдыгыз, дияргә кала!

Розалия Ибраһимова,

Норлат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев