Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Безгә инде күп кирәкми, аздан да күңел була

Исәнмесез, редакция хезмәткәрләре. Сезгә Бишнә авылыннан хезмәт ветераннары, пенсионерлар хат яза.

Сүзем Бишнә мәдәният хезмәткәрләре Рәхилә һәм Илфат Сабировлар хакында, әле эшли башлауларына күп вакыт та узмады, үз эшләрен чын күңелдән башкарулары әллә каян күренеп тора. Барлык бәйрәмнәрне Өлкәннәр көнеме ул, Әниләр көнеме, концертларны әйткән дә юк инде, ураза аенда мәчеттә ифтар ашын да алар авыл халкын оештырып, уздырып җибәрде. Менә әле генә клубта Мәүлид ашы үткәрделәр, өстәлләрдә ни генә юк, әйтеп бетергесез. Мөнәҗәтләр әйтелде, коръән сүрәләре укылды, күңелләр сафланып китте. Үзләре тирәсенә кеше җыя беләләр, карты-яше Рәхилә янында биеп кенә торалар, булышалар. Без, олы кешеләр, нәрсә эшли алабыз инде, азмы-күпме чәчәкләр үстереп ятабыз. Шул эшебезне күреп, «Чәчәк бәйрәме» уздырып, призлар биреп куандырды. Хәзер безгә әллә ни кирәкми, азрак игътибар булса, шуңа да күңел була. Мин үзем олы яшьтә булсам да, җыр-сәнгатькә гашыйк, шулкадәр яратам эшләрен, нык бәялим, авыл халкы да ярата, хөрмәт итә. Аларга саулык-сәламәтлек, озын-гомер, эшләрендә зур уңышлар телим. Бик матур парлар, күз тимәсен, тигез гомер итсеннәр.

Гөлчирә апагыз Шаһиева.
Бишнә

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X