Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Без дә республика ифтарында булдык

Быел республика ифтары Казан теннис академиясендә узды. Мондый ифтарда беренче тапкыр катнаштым һәм аннан алган тәэсирләремне сезнең белән дә уртаклашырга булдым.

Бу игелекле традициягә 2011 елда нигез салынды. Нәкъ менә шул елны Казанның меңьеллыгы мәйданында 1500 кеше җыелып ифтар кылды. Аннары эстафетаны «Казан Арена» алды, быел да шунда булырга тиеш иде. Әмма Конфедерацияләр кубогына әзерлек тулы куәтенә барганга күрә, Россиянең Спорт министры Конфедерацияләр кубогы һәм дөнья чемпионатында катнашкан футбол кырларыннан барлык чараларны күчерелүен таләп итте. Ягъни, аңлашыла ки, киләсе елда да ифтар теннис академиясендә булачак.
Узган еллар тәҗри­бәсеннән чыгып, ифтар намазга һәм авыз ачарга ике сәгать алдан билгеләнде. Казан теннис академиясенә керә торган юлда ук ЮХИДИ хезмәткәрләрен күреп була иде - ифтарга килгән халык машиналарын ифтар үткәрелә торган мәйдан тирәсенә куярга ашыкканлыктан, алар йөзләрчә машина ташкынын җайладылар-көйләделәр. Турысын әйтергә кирәк - бик авырлык белән башкардылар бу эшне. Ташкын бик зур иде шул. Спорт корылмасына керү урынында полицейскийлар дежур тора - билетлар буенча кертә һәм металл эзләгечтән сумкаларны чыгарта, сумка эчләрен тикшерә иде. Трибунадагы урыннарны әбиләр алып бетергән булып чыкты, ирләр газонга утырышты. Ә анда оештыручылар намаз уку өчен намазлыклар җәйгән. Республика ифтарын Габделхәмит Зиннәтуллин ачып җибәрде. Яшел Үзән районы имам-мөхтәсибенең данлыклы тавышын республиканың меңнәрчә мөселманы ишетте. Аннары билгеләнгән сәхнәдән вәгазьләр сөйләделәр һәм мөнәҗәтләр әйттеләр. Кояш баю белән азан ишетелде. Барысы да бер йотым су эчте. Шешәләргә салынган суны алдан ук академия залының аерым будкасыннан өләштеләр. Газонлы мәйдан барлык теләүчеләрне дә сыйдыра алмады, күбесе футбол кырын әйләндереп алган йөгерү юлында урын алды. Кайберләре, әйтерсең, урын җитмәүне белгәннәр, үзләре белән намазлыкларын алып килгән иде. Намаздан соң барысы да кичке ашка утырды. Безнең алдан баручы өлкәнрәк бер агай кычкырып «стоп линияләр» ясады - халык ташкынын туктатып алды, югыйсә, алар алда баручы балаларны таптап китәргә мөмкин иде. Барысы да оешкан төстә үтте.
Ирләр белән хатын-кызлар өстәлләре аерым-аерым урнашкан. Шулай ук журналистлар һәм волонтерлар өчен аш-суны аерым әзерләгән иделәр. Оештыручылар билгеләгәнчә, продукт җыелмалары барсына да бер төсле иде.
Аңлавымча, поварлар «Туган авылым» рестораннар комплексыныкы. Алар 3 тонна плау пешергән, 3 тонна яшелчә һәм җиләк-җимеш кискән, 1 тонна казылык әзерләгән. Шулай ук өстәлләргә 800 кг кипкән җиләк-җимешләр (йөзем, күрәгә, хөрмә), 400 кг кәнфит һәм 10 мең кисәк чәкчәк куелган иде.
Бер кашык дегетсез булмас инде. Ирләр ягында ничек булгандыр, анысын белмим, әмма кайбер хатын-кызлар үзләре янында буш торган урыннардагы ашамлыклар җыелмасын актив төстә сумкаларына тутыра башлады. Шул ук вакытта безнең залда авыр эш көненнән соң авыз ачарга урын эзләп йөрүчеләр дә булды. Белмим, мохтаҗ дип әйтергә тел әйләнмәгән яхшы киенгән бу әбиләрне гаеп итәргә ярый торгандыр­мы, әмма шунда ук өлкәннәрнең яшьләрдән гаеп эзләве искә төшә. Дөресен генә әйткәндә, бер дә матур үрнәк күрсәтмиләр үзләре.
Шулай булса да, рес­публика ифтарыннан, рухи азык алып, матур тәэсирләр белән кайттык.
Илсөя Завилейская

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев