Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Без бит авыл кызлары!

Һәр авылның үзенең кабатланмас традицияләре булып, бәйрәмнәр дә матур итеп билгеләнә. Безнең тау астында урнашкан Тау Иле авылы зур булмаса да, җиләкле таулары, тау астында ага торган елгасы, һәр көнне азан тавышы яңгырап торган иман йорты, мәрхәмәтле, тырыш һәм ягымлы кешеләре белән аерылып тора.

Менә шулай, күптән түгел мәдәният йортында уздырылган  «Без бит авыл кызлары» дип аталган бәйрәм кичәсе шуның ачык мисалы булды да инде. Бу Әниләр көненә багышланган әдәби-музыкаль кичәдә авылда хәзер яшәмәүчеләр дә, күрше авылныкылар да, барысы да катнаш­ты.  Әлеге вакыйганы онытып та, билгеләмичә калдырып та булмый. Һәрберебезнең яраткан әнисе бар. Әниләр – кадерле кешеләр һәм аларның һәркайсы аерым хөрмәткә лаек.
Сүз дә юк, кичәнең программасын мәдәният йорты мөдире Гөлфинә Сәлахова бөтен көчен куеп, күңелен биреп, бик эчтәлекле һәм авылыбызның онытылмас традицияләрен саклап төзегән. Алай гына да түгел, күрше авылларның мәдәният хезмәткәрләренең дә  бер-берсе белән аралашып эшләве традициягә әйләнгән. Менә Урысбага авылы мәдәният йорты хезмәткәрләренең театральләштерелгән күренешләр белән аралашып барган чыгышлары бу кичәгә җыелучыларның һәм әниләребезнең күңеленә бәлзәм булды. Һәр чыгыш алкышларга күмелде. Яратты халык мондый хезмәттәшлекне. күршеләре бәйрәмен бизәргә баргач, Тау Иленекеләр дә сынатмас.   
Бәйрәм кунакка чакырылган кызларны каршылау белән башланып китте. Ак әби ролен бик оста итеп  Люция Ишмөхәммәтова башкарды. Җыр-бию­ләр бәйрәмнең бизәге булды. Гөлнур Нигъмәтҗанова, Люция Ишмөхәммәтова, Люция Федорова, Гөлия Сәлахова, Рүзилә Нуруллиналарның моңлы һәм дәртле җырлары берәүне дә битараф калдырмады. Чыгышлары артистларныкыннан ким түгел иде.
Ә биючеләр? Алар да сәхнәне үз кулында тотты. Гөлчәчәк Сәлахиева, Гөлүсә Гафиятуллина, Гөлшат Минһаҗевалар «Аулак өй»  күренешен дә, татар биюләрен дә оста күрсәтте. Булдырды кызлар!
Баянсыз нинди кичә узсын инде. Баянында Рәшит Шакиров сыздырып уйнап, җырлатты да, биетте дә, берәүне дә игътибарсыз калдырмады. Осталыкка чикләр  юк шул.   
Гөлшат Минһаҗева, Хәлимә Җәләлиева, Гөлсинә Хөсәенова сөйләгән эчтәлекле шигырьләр  безнең кадерле әниләребезгә  багышланып, күзләрне яшьләндерде, яшьлекләрне искә төшерде. Ә Әминә апа Низамова шигырь сөйләүдән тыш  мөнәҗәт тә укып, кичәне тагын да бизәп җибәрде.
Тау Иленең чая кызларын, әби-апаларын, җыелучыларны котларга «Татар радиосы»ның баш мөхәррире Айваз Садыйров та кайткан иде.  Аның котлаулары барыбызның да күңеленә май булып ятты.  Айвазның  якыннарының туган ягын хөрмәтләве әллә каян күренеп торды.
Шулай итеп, бәйрәм чарасында  әби-апалар, шушы авылдан чыккан һәм шушы кичәне  зурлап кайткан кызлар  яшьлекләренә кире әйләнеп кайткан кебек булды, рәхәтләнеп бәйрәм итте. Тәнгә генә түгел, җанга да азык кирәк шул. Бәйрәм Тау Иленең уңган хатын-кызлары әзерләгән хуш исле гөбәдияләр, ит бәлешләре, яшелчә һәм җиләк-җимеш белән тулы табын артында дәвам итте.  Туган авылын яратып кайткан кунаклар да, авылның хөрмәтле әби-апалары да, бу бәйрәмне күңел җылысын биреп  оештырган мәдәният йорты мөдиренә, матур-матур чыгышлары белән куандыручыларга рәхмәтләрен әйтеп таралышты.
Туган авылыбыз Тау Илендә клуб гөрләп эшләп торганда, бүгенге кебек бәйрәмнәр оештырылганда,  дуслык-татулык, кунакчыллык һәм киң күңеллелек өстен торганда авылыбыз яшиячәк әле. Яшә авыл, мәңге картайма!
Киләсе очрашуларга кадәр, дуслар! Тагын кайтыгыз шулай, кызлар! Аралашып яшик, туган туфрагыбызны, туган-тумачаларны онытмыйк! Менә шундый эчкерсез очрашулар берләштерә дә бит инде безне.       

Альбина Рәхмәтуллина.
Яшел Үзән

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Зеленодольский район Тавлино