Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бер тапкыр түләнүче 5 мең сум акчаны пенсионерларга җиткерү эше тәмамланган

Барлыгы 221,7 млрд. сум акча түләнгән.

Россия Федерациясе пенсия фонды бер тапкыр түләнүче 5 мең сум акчаны пенсионерларга җиткерү эшен тәмамлады, ди идарә тармагының матбугат хезмәте. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

"Пенсия фондыннан бер тапкыр бирелә торган 5 мең сум акчаны Россия пенсионерларына җиткерү эшләре тәмамланды. Финанслау 221,7 млрд. сум тәшкил итте", - дип хәбәр итә Россия Федерациясе пенсия фонды.

Шулай ук бервакытлы түләнә торган акча аерым очракларда гына җиткерелмәгән булырга мөмкин. Бу пенсионерның шәхси эшләре белән бәйле булган очраклар, диелгән хәбәрдә.

Гомумән, бер тапкыр түләнә торган акчаны 43,5 миллионнан артык Россия пенсионеры алган.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев