Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бер сәгатьтә 50 машина йөртүче һәм 17 закон бозучы

ЮХИДИ хезмәткәрләре Яшел Үзән шәһәреннән тыш катлаулы участокларның берсе булып саналган Васильево бистәсендә дә рейдларны еш уздыра. Шундый тикшерүләрнең соңгысы - «Тоннель» операциясе бистәнең Космонавтлар урамында үткәрелгән.

- Андый рейдларның максаты булып юл хәрәкәте иминлеген булдыру, рульгә исерек килеш утырырга батырчылык иткән машина йөртүчеләрне фаш итү тора, - дип сөйли бу уңайдан Яшел Үзән ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Рамил Идиятуллин. - Бу чара барышында ДПС инспекторлары транспорт чараларын туктатып йөртүчеләренең айнык хәлдә булу-булмавын тикшерде.
Чынлап та инспекторлар закон бозу очрак­ларын тапкан. Бер сәгать эчендә генә дә 50 машина йөртүче тикшерелеп, 17 закон бозу очрагы теркәлгән. Мәсәлән, «Лада Гранта» автомашинасын йөртүче 54 яшьлек ир машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән булган. Аны административ тоткарлау камерасына китергәннәр. Аның эшен мировой судья караячак. Машина йөртүчегә 15 тәүлеккә кадәр административ арест салыну яный яисә аңа 30000 сум штраф салынырга яисә ул 100дән алып 200 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшкә җибәрелергә мөмкин.
Иминлек каешын эләктермәгән, балаларын машинада йөртү кагыйдәсен үтәмәгән һәм башка төр кагыйдәләр бозучылар ачык­ланган.
«ВАЗ-2114» автомобилен йөрткән 18 яшьлек егеткә берьюлы 3 административ эш кузгатылган (иминлек каешын кимәгән, автомашинасы техник яктан төзек булмаган, тиешле вакытта административ штрафын түләмәгән). Хәзер аңа элеккеге түләнмәгән штрафының икеләтә күләмендә штраф, яисә 15 тәүлеккә кадәр административ арест салынырга яисә ул 50 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшкә җибәрелергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X