Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Байлар авылын юынтык сулар басмасмы?!

Яшел Үзән муниципаль районы территориясендәге «Ореховка» һәм «Загородный клуб» коттедж бистәләрендә коммуналь катастрофа булырга мөмкинлеге турында фаразлаулар чынга ашарга тора.

Менә нәкъ бүген суд приставлары чистарту корылмаларын яба. Бу соңгы чара Безымянный күленә чистартылмаган канализация суын агызуны туктату өчен эшләнә. Бистәне экология катастрофасына җиткерүдә район җитәкчеләре застройщик – «Унистрой» компаниясен гаепләсә, компания, үз чиратында, кулын юа: чистарту корылмалары 2008 елда ук инде физик затлар кергән «Ореховка» Идарәче компаниясенә (алда – УК) бирелгән булган.
«Ореховка» тарихына килгәндә, монда канализация сулары башта җиргә күмелгән мичкәләргә түгелгән, ә аны ассенизатор машиналары алып китеп торган булган. 2008 елда проект документациясе буенча чис­тарту корылмалары (алда – БОС) төзелгәч, әлбәттә инде, мичкәләрдән баш тартканнар. Әмма 2015 елның кышында, бәхетсезлеккә, чистарту корылмасы кинәт сафтан чыккач, бу су турыдан-туры күлгә агып, кайчандыр ялтырап торган күлне  зур бер сазлыкка әйләндергән.

Агымдагы елның гыйнварында район башлыгы Александр Тыгин кушуы буенча  ведомствоара комиссия  БОСта чистартылган суга проба ясаган. Әлбәттә инде, чистартылган су да, күл суы да нормага туры килмәгән (нормадан 10 тапкыр арткан). Нәтиҗәдә суд, прокуратура таләбен канәгатьләндереп, идарәче компаниягә  Безымянный күленә су түгүне  туктату турында карар чыгарган.
Ореховкада яшәүчеләр сөйләүләренә караганда, УК белән алар килешүне 2008 елда төзеп, БОС аша су түгү өчен ай саен 38 сум 17 тиен түләгәннәр. «Ореховка» ширкәте, тагын да акча эшләү максаты белән, бу чистарту корылмаларына «Загородный клуб»ны тоташтырган. Нәтиҗәдә бу  корылмалар  барысын да чистартып өлгерә алмый башлаган. БОСның проект кие­ренкелеге тәүлегенә 200 кубометр. Чынлап та,  үсеп баручы бистә өчен бу җитәрлек түгел.
– Казан шәһәренең Яңа-Савин район судының 2017 елның 13 июнендәге карары белән «Ореховка» ширкәтенең чис­тартылмаган юынтык сулар түгүен һәм «БОС»тан файдалануны туктату буенча прокуратура таләбе канәгатьләндерелде, – дип сөйли Яшел Үзән прокуроры ярдәмчесе  Артур Киселев. – Татарстан Республикасы  Югары судының 2017 елның 14 августындагы  апелляция карары белән Яңа-Савин район суды карары үзгәрешсез калдырылды. «Ореховка» ширкәте суд карарын үтәмәве сәбәпле,  Яшел Үзән приставлары 2017 елның 5 сентябрендә югарыда әйтелгән эш буенча башкару производствосы  кузгатырга мәҗбүр булды.
Шулай итеп, Яшел Үзән приставлары бүген бернигә карамастан, суд карарын үтиячәк, ягъни пычрак су түгү юлын туктатачак.  Суд үз карарын чыгарган, анысы аңлашыла. Тик менә гаеплеләр җавап тоткан вакытта  коттеджлар шәһәрчегендә  яшәүчеләр генә ни эшләр?  Олы авылны кышын су басмасмы?  Суы да бит әле аның нинди!

Илсөя Завилейская фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Зеленодольск Год экологии Ореховка коттеджный поселок