Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Батырлык дәресе

Полиция хезмәткәрләре эчке эшләр бүлеге музеенда шартлы хөкемдә булган яшүсмерләр өчен батырлык дәресе уздырды. Максаты - яшүсмерләрне төзәтү юлына бастыру. Бүгенге көндә эчке эшләр бүлегендә 21 яшүсмер исәптә торып, шуларның 18е шартлы хөкем ителгән. Әлеге чарага менә шушы яшүсмерләр чакырылган иде. Экскурсия барышында музейда алар эчке эшләр бүлегенең тарихы, хокук...

Полиция хезмәткәрләре эчке эшләр бүлеге музеенда шартлы хөкемдә булган яшүсмерләр өчен батырлык дәресе уздырды. Максаты - яшүсмерләрне төзәтү юлына бастыру.

Бүгенге көндә эчке эшләр бүлегендә 21 яшүсмер исәптә торып, шуларның 18е шартлы хөкем ителгән. Әлеге чарага менә шушы яшүсмерләр чакырылган иде. Экскурсия барышында музейда алар эчке эшләр бүлегенең тарихы, хокук саклау органнары эшчәнлеге, хокук тәртибе саклаучыларның батырлыгы белән танышты. «Форпост» хезмәткәрләре үзләренең уңышлары, спорт казанышлары турында сөйләде, корал күргәзмәсе күрсәтелде. Психологик тренинглар яшүсмерләргә ачылып китәргә, характерларының уңай якларын күрсәтергә мөмкинлек бирде. Соңыннан полиция хезмәткәрләре һәр кунакка истәлекле календарьлар һәм «Ничек җинаятьче корбаны булмаска» дигән брошюра таратты.
Лилиана Куликова,
эчке эшләр бүлегенең матбугат үзәге хезмәткәре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250