Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Батарея салкын булганга күрше гаепле?

– Кухнямда батареялар салкын. Идарә компаниясендә, 8 каттагы фатир торбасында бөке хасил булган, диделәр. Ә яшәүчеләре аны чыгармыйлар. Ниш­ләргә? Кая барып кемгә зарланырга?

– Җитешсезлекләрне юкка чыгарырга, төзекләндерергә кирәк булганда, фатирларда яшәүчеләр идарә компаниесе вәкилләрен үз торакларына кертергә тиеш. Әлеге килеп туган мәсьәләдә күршеләрегез гаепле. Әмма, күрсәтелгән коммуналь хезмәтләрнең сыйфаты өчен яшәүчеләр алдында идарә компаниесе җаваплы. Шуңа күрә, проблеманы хәл итүләрен һәм сыйфатлы хезмәт күрсәтүләрен таләп итеп, компания җитәкчелеге исеменә дәгъва язарга кирәк. Гаризаны шәхсән үзегездән яки сезнең хәлдәге  барлык яшәүчеләр белән күмәк рәвештә яза аласыз. Бер данәсен коммунальщикларга тапшырыгыз, ә алар тарафыннан кабул ителү турындагы тамгалысын үзегездә калдырыгыз. Идарә компаниесе сезнең гариза буенча һичшиксез чарасын күрергә тиеш. Әгәр дә күршеләрегез хезмәткәрләрне дә фатирларына кертергә теләми һәм үзләре дә проблеманы хәл итми икән, идарә компаниесе суд аша эш итәргә хаклы.
Әгәр дә сезнең гариза буенча коммунальщиклар тарафыннан бернинди дә реакция юк икән, Дәүләт торак инспекциясенә шикаять белән мөрәҗәгать итәргә була. Сез, әлбәттә, күршегез белән үзегез дә сөйләшә аласыз, тик тупас һәм янау сүзләре ярдәмендә түгел. Шулай ук, җылылык белән бәйле мәсьәләне хәл итәргә комачау итмәүләрен үтенеп, алар исеменә дә дәгъва язарга мөмкин.   

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: