Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Барысы да тыныч, тик иркенәергә ярамый

Казан Кремлендә ТР Антитеррор комиссиясе һәм ТР муниципаль берәмлекләр Советының Татарстан Президенты карамагында Милләтара һәм динара мөнәсәбәтләр буенча узган Совет утырышы видеотрансляция режимында узды. Утырышны ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкләде.

Татарстан - Россиядә яшәү һәм эшләү өчен кешеләрне җәлеп итә торган төбәк. 2011-2015 елларда республикага миграция агымы 1,7 тапкырга арткан.
- Республикада миграция сәясәтендә төп бурыч - Татарстанга килгән һәркемне социаль-мәдәни яктан адаптацияләү. Кешегә урнашырга ярдәм итү, тел һәм мәдәниятенә хөрмәт белән карау, тискәре күренешләрне булдырмаска булыша, - диде Президент.
Татарстанда милли сәясәтне гамәлгә ашыру буенча төп доклад белән Татарстан Премьер-министры урынбасары Васил Шайхразиев чыгыш ясады. Ул республикада милләтара һәм дини мөнәсәбәләргә зур игътибар бирелүен күрсәтте. Уңай мисал буларак Олы Ачасырда урнашкан К.Насыйри исемендәге этнография музеен да китерде. Әйе, биредә ел әйләнәсе туристларның өзелгәне юк. Музейны республикабыз гына түгел, чит ил кунаклары да үз итте. Үз район тәҗрибәсе белән Түбән Кама, Мамадыш һәм Тәтеш муниципаль районнары җитәкчеләре дә уртаклашты.
Утырышта уйланырга мәҗбүр иткән саннар да яңгырады. Азнакай районында, мәсәлән, халыкның 86%ы татарлар. Шуларның 25%ы гына ана телендә белем ала. Хәер ерак китәсе түгел, Яшел Үзән районында 162,3 мең халык гомер итә. Шуларның 43,5%ы татарлар. Шулай булуга карамастан безнең шәһәр урыслашкан булуы белән нык аерылып тора. Әле күптән түгел генә район күләмендә уздырылган Аналар көненә багыш­ланган бәйрәмдә катнашырга туры килде. Авыллардан килгән, ана дигән бөек исемне горур йөртүче хатын-кызларыбыз да бик күп иде. Бер җырны исәпкә алмаганда, ник бер татар сүзе, ник бер татар телендә чыгыш яңгырасын?! Әйтерсең лә залда татарлар гомумән юк! Иңне-иңгә куеп яшибез бит, ни өчен башка милләтләргә карата хөрмәт бездә шулай түбән. Һәм бу мин әйтеп узган чарада гына түгел, һәр бәйрәм диярлек шулай уза.
Президентыбыз белдергәнчә, республикада тыныч мохит хөкем сөрә, әмма бу көндәлек хезмәт белән ирешелгән уңыш. Шуңа да сизгерлек күрсәтеп, уяу булу беребезгә дә комачау итми. Тирә-юнебезгә игътибарлырак булып яшәсәк иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев