Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бары – бергә, югы – уртак

Күршем Наилә эштән кайтуга, үз өенә дә кермичә, «Мәдинә апа, хәлең ничек?!» - дип, хәл белешергә кереп җитә. Менә шундый әйбәт күршем турында сезгә дә җиткерәсем килә.

Мин үзем коммуналь фатирда яшим, кухнясы өч гаиләгә бер. Күрше квартирга Наилә гаиләсе күченеп килгәч, күңелләрем күтәрелеп китте. Комсомольская урамындагы бу йортта 46 ел яшим инде, төрле күршеләр белән торырга туры килде, төрлесен күрдем, әмма берсе белән дә сүзгә килешеп, тәмсезләнеп яшәмәдек, шөкер. Бер як күршем квартирын саткач, мөселман кешесе булсын иде дип бик теләгән идем. Чөнки икенче күршем дә Эльвира исемле бик яхшы кеше. Ходайның рәхмәте, Наилә гаиләсе күченеп килде бит! Аның яхшылыкларын язып бетереп булмый. Бары - бергә, югы уртак бездә. Керемне кул белән юганымны күрсә дә ачулана, хәзер үз машинасында әйләндереп бирә. Яхшылыклары меңе белән үзләренә кайт­сын инде, и Раббым.
Наилә Сафина Олы Ачасырда туып үскән. Авылга, сеңлесенә булышырга да еш кайта. Бакча тутырып яшелчәсен, җиләк-җимешен үстерә. Безгә дә өлеш чыгара, туганнарына да җитә.
Кухняда бергә пешерәбез, рәхәтләнеп сөйләшәбез, бер-беребезгә киңәшләребезне бирәбез. Исән вакытында ирем дә бу Наиләнең уңганлыгына шакката иде. Ирем үлгәч тә бик булыштылар, кызы Алия көн саен кунарга керде. Наилә бик яхшы ана, шулай булмаса, шундый игелекле, акыллы кыз тәрбияли алыр идеме?! Шушындый игелекле, мәрхәмәтле күршеләрем булганда, яшисе дә яшисе әле безгә.
Ә сезнең күршеләрегез ничек? Тату торасызмы? Тату тормаган күршеләргә җәннәт юк, дигән китап. Бу өч көнлек дөньяда күршеләребез белән бердәм яшик.
Мәдинә Сираҗиева.
Яшел Үзәннең Комсомольская урамы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев