Банкның яңа офисы
Яшел Үзәннең Татарстан урамында Сбербанкның яңа офисы ачылды. Элек бу урында “Зиг-заг” кафесы эшләгән иде.
Банк хезмәткәрләре бу урын халыкка уңайлырак булыр, дип саный. Чөнки шәһәр уртасында әле банкның офисы юк иде.
Ачылыш тантанасы Яшьлек һәм Татарстан урамнарында агач утырту белән төгәлләнде. Шулай ук төрле призлар да уйнатылды.
Фото http://opensii.info/sberbank/kredit-dlya-pensionerov-s-nizkim-protsentom сайтыннан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев