Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Балаларга футбол кыры кирәк

Республикада «Бергә булдырабыз!» дип аталган проект старт алды. Максаты - социаль приютларда балалар һәм яшүсмерләрне тәрбияләүдә уңайлы шартлар тәрбияләү.

Яшел Үзәндә «Гнездышко» приюты шушы проектта катнаша. Монда кунак бүлмәсе, социаль-хезмәт реабилитациясе бүлмәсе әлеге проект кысаларында җиһазланган да инде.
Приютта балалар сәламәтлегенә аеруча игътибар итәләр. Балалар спорт белән шөгыльләнергә ярата. Аның да футбол төренә өстенлек бирәләр. Кызганычка, приютның футбол кыры тиешле стандартларга җавап бирми.
Без Яшел Үзәннең битараф булмаган кешеләренә мөрәҗәгать итәбез. Әйдәгез, барыбыз бергә җыелып, «Гнездышко» приюты балаларына футбол кыры бүләк итик. Бары тик бергә булганда гына без моны булдырабыз.
Акча күчерү өчен счет:
ОБЩЕСТВЕННЫЙ ФОНД СОЦИАЛЬНОЙ ЗАЩИТЫ ЗЕЛЕНОДОЛЬСКОГО РАЙОНА И Г. ЗЕЛЕНОДОЛЬСКА
ИНН 1648000637, КПП 164801001, ПАО «АК БАРС» БАНК Г. КАЗАНЬ. БИК 049205805,
К/СЧ 30101810000000000805
Р/СЧ 40703810801020000162
Түләү исеме - приют мәйданчыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев