Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бакырчы укучылары Әтиләре хакында

Минем өчен үрнәк син.

Мин бәхетле, чөнки пар канатлы гаиләдә тәрбияләнәм. Янәшәмдә әтием дә, әнием дә бар!

Әтием! Син иң беренче әниемнең таянычы. Нинди генә авырлыклар килсә дә, әнием белән икәүләп аннан чыгу юлларын эзлисез. Эштән арып-талып кайтсаң да, хәлем, укуым белән кызыксынасың. Ялгышларым булса, шундук төзәтергә мөмкинлек бирәсең. Һәрвакытта: "Укы, укуың үзең өчен", - диясең. Укыган кешенең генә үз максатына ирешә алуын да яхшы беләм. Шуңа да тырышам, мактана дип кабул итмәгез, китапханәдә иң күп китап укучы да әле мин.

Әтием Гомәр мәктәптә техник хезмәткәр булып эшли. Ул елмаеп җибәрсә дә, дөньялар яктыра төсле. Киләчәктә синең ышанычыңны аклап, йөзеңә кызыллык китермәмен дип ышандырып әйтәм.

Гөлфия Шәйхетдинова,

II сыйныф укучысы.

Эштән арып кайтса да

Әти-әни дөньяда бала өчен иң якын кешеләр. Әни безне иркәләп, назлап тәмле ризыклары белән сыйласа, әти безгә һәрьяктан терәк булып тора. Аның канаты астында үзеңне көчле һәм иркен хис итәсең.

Әтием....озак еллар шофёр булып эшли, ерак юллар үтә. Эштән арып кайтса да, минем белән уйнарга, булышырга көч тә, вакыт та таба. Авылдагы күмәк эшләрдә дә бик теләп катнаша. Мин дә үскәч аның кебек булырга тырышам. Әтиемне бик яратам һәм Ватанны саклаучылар көне белән котлыйм.

Әмир Исмәгыйлев,

II сыйныф укучысы.

Горурланырлыгы бар

Минем әти ишле гаиләдә туган. Ул тырышып укыган, Акъегет мәктәбен тәмамлагач, Казанга 10нчы номерлы интернат мәктәпкә укырга китә. Анда 9-10 классны тәмамлый. 1988 елда армия сафларына алына. Украинаның Катовск шәһәрендә 6 ай укыту курсларында хезмәт итә. Аннан Пермь шәһәренә җибәрелә. Ике елдан туган авылына әйләнеп кайта. Әниебез белән кавышып, өч бала үстерәләр. Юл төзүчесе булып эшли, хезмәтен яратып башкара. Буш вакытында безгә дә ярдәм итә: җимлекләр, сыерчык оясы ясый, дәрес әзерләргә булыша. Без әтием белән горурланабыз, бик яратабыз. Сез минем әтиемне таныгансыз дип уйлыйм. Фирдүс исемле ул, ә мин аның кызы Фирүзә булам.

Фирүзә Сәлахиева,

Бакырчы мәктәбенең IV сыйныф укучысы.

Һәр эштә бергә

Әтием Нәфикъ юл төзү хезмәтендә шофёр булып эшли. Җәен ком ташыса, кышын юлларыбыз чиста булсын диеп кар эттерә, бозлы чакта ком сибә. Техниканы бик яхшы белгәнгә, КамАЗы ватылса, төзәтеп тә куя.

Әтигә хуҗалык эшләрендә булышырга тырышам. Кар көрибез, мал-туар карыйбыз, җәен печән чабабыз. Кыскасы, һәр эштә дә бергә без. Ул миңа төпле киңәшләрен бирә, мин киләчәктә дә әтиемә охшарга тырышам.

Рәмис Мозаффаров,

Бакырчы мәктәбенең III сыйныф укучысы.

Куллары алтын

Әтиең кем булып эшли диеп сорасалар, горурланып: "Шофёр", - дип җавап бирәм. Каспий диңгезе флотына хезмәт иткән вакытта да шофёр була.

Аның куллары алтын. Ничек кенә арыган булса да, безнең белән сөйләшергә, акыллы киңәшләрен бирергә вакыт таба. Ул мине куркусыз булып, яхшы белән яманны аера белә торган кеше булып үсүемне тели. Әти гаиләдә төпчек бала булып үсә, шуңа да төп нигездән китми. Туганнары белән дус-тату булып яши. Безгә дә туганнарның кадерен белергә куша.

Әтием, әнием, минем өчен кадерле кешеләр. Тигез канатлы, тату гаиләдә үсүем белән чиксез бәхетлемен.

Гөлсәрвәр Шәйхетдинова,

IV сыйныф укучысы.

Үрнәк гаилә

Чын ир-ат, чын әти кеше нинди булырга тиеш дип сорасагыз, минем әти кебек дип җавап бирер идем. Әтием Альберт минем өчен бар яктан үрнәк әти. Чөнки ул барыбызны да бертигез күреп ярата. Эштән арып кайткан чагы булса да, хәрберебезнең хәлен белеп, кирәк булса ярдәм итеп, тәрбияләп алырга да вакыт таба. Чөнки авыл җирендә хуҗалык эшләре дә бик күп, мал-туар, бакча... Шофёр, механизатор һәнәре җиңел түгел. Гел эш диеп кенә түгел, гаиләбез белән театр-концертларга йөрибез һәм үрнәк гаилә нәкъ шундый булырга тиеш диеп уйлыйм. Авылдагы күмәк эшләр дә әтиемнән башка узмый.

Әтием, мин сине Ватанны саклаучылар көне белән котлыйм. Безне җил-давылдан саклап, җылы кочагыңда иркәләп, озын-озак гомер кичер әле!

Айсылу Бикмуллина,

III сыйныф укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев