Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бакчагызда мәк чәчәк атмыймы

Яшел Үзән районы территориясендә "Мәк-2017" кисәтү операциясенең I этабы башланып китте. Аның максаты булып наркотиклы үсемлекләрне ачыклау һәм юкка чыгару, наркотикларның законсыз әйләнеше өлкәсендә җинаятьләрне кисәтү тора. Җир участокларында наркотик матдәле тыелган үсемлекләрне чәчү һәм үстерү закон буенча тыела. Законсызлык очраклары булганда гражданнарга 4 мең сумга кадәр штраф яисә 15...

Яшел Үзән районы территориясендә "Мәк-2017" кисәтү операциясенең I этабы башланып китте. Аның максаты булып наркотиклы үсемлекләрне ачыклау һәм юкка чыгару, наркотикларның законсыз әйләнеше өлкәсендә җинаятьләрне кисәтү тора.

Җир участокларында наркотик матдәле тыелган үсемлекләрне чәчү һәм үстерү закон буенча тыела. Законсызлык очраклары булганда гражданнарга 4 мең сумга кадәр штраф яисә 15 тәүлеккә кадәр арест салынырга мөмкин. Юридик затларга бу сумма тагын да саллырак - 100меңнән алып 300 мең сумга кадәр. Ә инде зур күләмдә үсемлек үстерелгәндә җинаять җаваплылыгы каралган. Җинаятьләр Кодексыныңы 231нче маддәсе белән 300 мең сумга кадәр штраф салынырга яисә штраф суммасы ике еллык хезмәт хакының икеләтә күләмендә булырга мөмкин. Яисә 480 сәгатькә кадәр мәҗбүри эш каралган, яисә закон бозучының ике елга кадәр иреге чикләнә, йә булмаса шундый ук срокка ирегеннән мәхрүм ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев