Яшәеш
Бакчада гөмбә үстерәбез
Артык өлгергән гөмбәнең (ак яки каен гөмбәсе) эшләпәсен иттарткычтан чыгартып сулы шешәгә салырга.
Алга таба гөмбәләрнең споралары (чәчәксез үсемлекләрнең үрчү органы) уяну этабы башлана. Моның өчен 1 литрлы шешәгә 1-2 бал кашыгы коры чүпрә өстәргә кирәк. Шул катнашма якынча 1 ай тора. Гөмбә кисәкләре төпкә утыра һәм аны ташларга кирәк, ә өстәгесен аерым савытка бушатырга. «Орлык» әзер. Монда катнашманың концентрациясен исәптән чыгармагыз: бер гөмбәдә миллион да, миллиард та түгел, ә биллион спора. Шуңа күрә, 1 стакан «орлыкны» 200 литрлы пластик мичкәдәге суга кушып болгатыгыз һәм гадәти лейка ярдәмендә, орлыклык гөмбәне каян өзүегезгә һәм нинди гөмбә булуына карап, шул агач тирәсенә (каен гөмбәсен - каен агачы, ак гөмбәне - имән янына) сибегез. Әлеге ике төр гөмбә дә агач тамырлары белән тыгыз элемтәдә. Һәм споралар әниләре үскән агач төрен хәтерләрендә саклыйлар. Бу ысул белән гөмбәне хет бакчагызда, хет якындагы урманда - җаныгыз теләгән җирдә үстереп җыя аласыз.
Гөлнара Вәлиева әзерләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев