Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Айрат Фәррахов гражданнар белән онлайн аралашу уздыра

Бердәм россиялеләрнең Татарстандагы өлкә башкарма комитеты һәм "Вверх" порталы РФнең Дәүләт Думасы депутатларының гражданнар белән онлайн аралашу сериясен дәвам итә.

23 декабрьдә көндезге 11:00 сәгатьтә, РФнең Дәүләт Думасы депутаты, Дәүләт Думасының бюджет һәм салым буенча комитет әгъзасы Айрат Фәррахов онлайн-кабул итү уздыра. Айрат Зәки улы белән Татарстанда яшәүче һәркем аралаша ала. Моның өчен үзегезнең сорауларыгызны 22 декабрьгә кадәр info@vverh-tatarstan.ru сайтына җибәрергә кирәк (исем фамилиягезне һәм яшәгән урыныгызны күрсәтергә онытмагыз). Сорауларны, шулай ук онлайн-режимда да бирергә мөмкин.

Бу аралашуның онлайн трансляциясе 23 декабрь көнне 10:00 сәгатьтән башлап "Вверх" (vveph-tatarstan.ru) порталында һәм "Бердәм Россия"нең өлкә бүлекчәсе сайтында (tatarstan.er.ru) алып барылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев