Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Авылның киләчәге сайланды

Шушы көннәрдә телебездән референдум сүзе төшмәде. Туган авылының киләчәге өчен битараф булмаган һәркем узган ялда референдумга барып, үзсалым акчасын җыюга «риза», йә булмаса «каршы» дип тавыш биреп кайтты.

Барысыннан да бигрәк мине референдум нәтиҗәсендәге саннар гаҗәпләндерде. Шушы җитди чарада катнашып, «каршы» дип тавыш бирер­гә кирәк бит! Килми генә дә, читтә калып була иде, югыйсә.
– Юлларны ясавын ясыйлар, тик аның сыйфаты ташка үлчим. Бер елга гына җитәрлек. Шуңа да бүген иренмәдем әле, «каршы» дип тавыш биреп кайттым. Эшләсәләр җиренә җиткереп башкарсыннар, акчасын да кызганмас идем бирергә, – дип сөйләде исемен әйтергә теләмәгән бер абзый.
Референдум районыбызның 23 авыл җирлегендә оештырылды, әмма Карамалы Тау, Раифа, Осиново, Әйшә, Октябрьский җирлекләрендә, халык аз килү сәбәпле, узмады дип исәпләнде. Узган ел бу исемлектә Васильево бистәсе дә бар иде. Быел исә биредә иртәнге җидедә 11 сайлау участогы ачылды һәм бистәнең өлкән буын кешесе һәрвакыттагыча яшьләргә үрнәк күрсәтте.

Яков Костровец фотосы.

 

Тулырак материалны газетаның чәршәмбе саныннан укырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Референдум Сайлаулар