Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Авыл уртасында умарта тоту законлымы?

Авылда яшибез. Күршеләребез үз җирләрендә умарта оялары куйдылар.

Хәзер безнең кечкенә балабыз ишегалдында уйный да алмый, чөнки әледән-әле корт иле очып йөри. Күршеләребезнең бу гамәлләре законлымы?

Россия Федерациясенең экономик үсеш министрлыгы приказы (№54, 01.09.2014) белән расланган, җир участокларында башкарырга рөхсәт ителгән Классификаторга таянып, шәхси торак төзелеше өчен билгеләнгән җир биләмәләрендә:

*йорт салырга (ул җир өстендә өч каттан да биек булмаска тиеш);

*җиләк-җимеш, яшелчә яки башка декоратив һәм авыл хуҗалыгы культураларын үстерергә;

*шәхси гараж һәм хуҗалыкта кирәк булган башка корылмалар булдырырга ярый.

Шулай итеп, үзләренең җир биләмәләрен максатчан кулланмаган өчен күршеләрегез өстеннән шикаять язу хокукыгыз бар.

Ә күршеләрнең күпләп умарта тотуның законлымы, түгелме икәнлеген белү өчен "Яшел Үзән" газетасының бүгенге санында Гөлнара Вәлиева әзерләгән "Белеп тору яхшы" язмасыннан укып белә аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X