Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Автолавкада ниләр сатыла?

Азык-төлеккә бәя кискен күтәрелгәч, халык, теләсә-теләмәсә дә, товарга бәянең кайда күпмегә арзанрак булуы хакында кызыксына башлады. Чөнки һәр сум исәптә.

Халыкның азрак булса да тормышын җиңеләйтү максатыннан, шәһәрдә ярминкәләр уздырылып тора. Аны, көзге айлардагы кебек, зурлап оештырылган авыл хуҗалыгы ярминкәләре белән чагыштырып булмый анысы. Тик шулай да базар янында машиналарда, автолавкаларда сатылучы азык-төлек кибет киштәләрендәгесенә караганда арзанрак.
Хәзерге вакытта авыл хуҗалыгы ярминкәләре оештыру катлаулы. Сезоны ул түгел. Аның каравы, шәһәрдә «Яшел Үзәннекен сатып ал!» акциясе кысасында ел әйләнәсе күчмә сәүдә үзәкләре оештырыла. «Майский» теплица комбинаты атнасына биш тапкыр килә. Биредә үскән яшелчәне халык чират торып ала. Су буе чират инде машина килгәнче үк тезелә. «Ак Барс» кошчылык комплексы - атнасына алты, «Залесный» (күркә ите) атнасына биш тапкыр килә. Шешәләргә агызып сатыла торган сөтне шәхси эшмәкәр Харис Галимов - көн саен, «Күгәй» хуҗалыгы атнасына 4-5 тапкыр килеп сата.
- Монда бәяләр чагыштырмача арзан, чөнки җитештерүче товарга бәяне үз хакыннан диярлек сата. Бары транспорт чыгымнары гына өстәлә. Сөт бәясен алыйк: 3,7% - 3,8% майлылыктагы сөтнең бер литры социаль бәядән 30 сумга сатылса, кибеттә 2,5% майлылыктагы сөтне 31,4 сумнан да арзанракка ала алмыйсың, - дип сөйли районның башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илнар Гафиятуллин.
Шулай ук, машинада «Фермер» сәүдәсе дә атнасына дүрт тапкыр оештырыла. «Фермер» сәүдә нокталары җитештерүче-сатучы чылбыры принцибында эшли, монда күпләп сатучы катнашмый. Әлеге ассоциация фермерлардан турыдан-туры сатып алучыга эремчек, атланмай, сыр, казылык, ит деликатеслары кебек азык-төлекне җиткерүне оештыра.
Мондый сатып-алу, әлбәттә, гади халык өчен файда гына.

Алия ГАЯЗОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев