Яшәеш
«Авангард»та кышны озату чарасы узды
Яңгыр сибәләүгә карамастан, халык рәхәтләнеп бәйрәм итте, тәмле коймак, шашлык, чәй белән сыйланды. «Масленица» төрле конкурсларга, җыр-биюгә, узышып ярышуларга бай булды. Шунда ук атта йөрү, аттракционнарда күңел ачу - болар барысы да бәйрәм рухын баетты.
Быелгы чарадагы ике үзенчәлекле шоу турында да әйтергә кирәктер. Беренчесе - һәр теләгән кеше сыерчык оясы ясауга үз өлешен кертте, олысы-кечесе, хәтта гаиләләре белән кадак кагучылар да булды. Тиздән кайтучы кошларга йортлар әзер! Икенчесендә - мода артыннан калышмаучы этләр тамаша кылучыларга үзләренең яз-җәй - 2017 сезоны киемнәрен тәкъдим итте.
Язның инде бик якын булуын хәбәр иткәндәй, бәйрәм ахырына таба кояш та күренде.
Фото:zdship.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев