Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Атна азагына кадәр һава температурасы нормадан 5–6 градуска түбән булачак

Киләсе атна башына кадәр явым-төшемле һава торышы саклана.

Татарстанда атна азагына һәм киләсе атна башына кадәр һава температурасы нормадан 5-6 градуска түбән булачак һәм салкын һава торышы сакланачак. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе метеофаразлау бүлеге җитәкчесе Ирина Трущина сөйләде.

"Башлангыч фаразлар буенча, бу атна азагына һәм киләсе атна башына кадәр җылылык турында сүз дә булырга мөмкин түгел", - дип аңлатты агентлык әңгәмәдәше.

Метеорологлар иртәгә, 11 майда, төнлә һәм иртән Татарстанда урыны белән көчле яңгыр, яшен һәм секундына 15-18 метрга кадәр көчле җил фаразлый.

12 майда төнлә төбәкнең көньяк-көнбатышында уртача тизлектә җил, 5 градуска кадәр җылы, ә аерым районнарда 1 градуска кадәр салкын булуы да мөмкин. Көндез урыны белән җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр, максималь җылылык 9-14 градуска кадәр җитәчәк.

13 майга каршы төндә алмашынучан болытлы һава торышы саклана, күпчелек районнарда яңгыр, көнбатыштан уртача тизлектә җил көтелә. Күпчелек районнарда 0 дән 5 градуска кадәр җылы, аерым районнарда -1 градус булачак. Көндез җилнең тизлеге секундына 17 метрга кадәр җитә. Максималь һава температурасы +8-13 градуска күтәреләчәк.

Шулай итеп, Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе метеофаразлау бүлеге җитәкчесе сүзләренчә, Мәскәүдә 9 май көнне теркәлгән соңгы 72 елда билгеләнгән иң түбән һава температурасы (+4 градус) бездә көтелми.

"Һава торышы рекордлар куймый. Бездә бу чор өчен һава температурасы нормадан 5-6 градуска түбән булачак һәм салкынча, тотрыксыз һәм яңгырлы һава торышы сакланачак", - дип йомгаклады Ирина Трущина сүзен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев