Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Артист буласым килә

Без күптән түгел мәктәптә “Сөембикә маҗаралары” дип исемләнгән спектакль куйдык. Аны безгә татар теле укытучылары өйрәтте. Спектакль бик матур килеп чыкты.

Укытучыларыбыз безне сәхнәдә сәнгатьле итеп сөйләргә, үзебезне иркен тотарга өйрәтте. Сәхнәдә әле беренче тапкыр гына уйнасам да, үземне чын артистларча тотарга тырыштым. Башкача булуы мөмкин дә түгел иде, мин бит Сөембикә ролен башкардым.
Спектакльне карыйсы гына җиңел икән, ә уйнавы зур тәҗрибә сорый. Шулай да сынатмадым, үз ролемне башкарып чыгу миңа ошады. Чөнки бик күп нәрсәләргә өйрәндем. Киләчәктә бәлки артист та булып китәрмен әле. Анысын вакыт күрсәтер.

Язилә Якупова,
Әйшә урта мәктәбенең
II сыйныф укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: