Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«ARTIS» премиясе җиңүчеләре кем ул?

Яшел Үзәннең яшь нәфис сүз осталары Санкт-Петербургны яулап, иң яхшылар дип танылды. Алар шушы көннәрдә бәйгедә катнашып, туган якларына җиңү белән кайтты.

«ARTIS» премиясе ул  – сәнгатьнең төрле юнәлешендә югары уңышлары өчен сәләтле балаларга һәм яшүсмерләргә, шулай ук аларны укыткан, иҗат үсешенә зур өлеш керткән укытучыларына бирелә торган дәрәҗәле халыкара премия. «ARTIS-2017» премиясе бәйгесендә илебезнең 107 шәһәреннән 1750дән артык номинант катнаш­ты. Шәһәребез данын Яшел Үзән музыка театрының иң талантлы балалары – Азалия Хаҗиева һәм Даниил Миронов яклады.


Безнең номинантлар «Лицедеи» театр сәхнәсендә профессиональ жюри алдында бернинди куркусыз, үзләрен иркен тотып, лаеклы чыгыш ясады. Жюри составында Марк Богатырев (театр һәм кино актеры, А.П.Чехов исемендәге театр актеры), Михаил Смирнов (РФ атказанган артисты, «Кривое зеркало» театры режиссеры) һәм башка күренекле шәхесләр дә бар иде. Бәйгенең тантаналы өлеше Санкт-Петербург Мюзик-Холлында Россия эстрадасы йолдызлары катнашында узды. «2016-2017 елның иң яхшы актеры һәм укучысы» театраль иҗат номинациясендә төп премия Азалия Хаҗиевага тапшырылды.

Азалия әле 6 яшендә генә булса да, тамашачыны бер карашта үзенә гашыйк итте. Орчык кадәрле генә кыз алты минуттан артык чыгышын искиткеч зур осталык белән башкарып чыкты. «ARTIS» премия­се номинанты дипломы Даниил Мироновка бирелде. Ә театраль иҗат буенча «2016-2017 ел сезонының иң яхшы педагогы» итеп Евгения Новицкая танылды. Экспертлар советы катнашучыларның аеруча актерлык осталыгының, башкару техникасының югары һәм Яшел Үзән укучыларының таланты чиксез булуын билгеләп узды. Музыка театры директоры Елена Антонова, театраль студия җитәкчесе Евгения Новицкая Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.
Яшел Үзәннең сәләтле балалары, һәрвакыттагыча, кайда гына барса да, нинди генә бәйге-конкурсларда катнашса да, җиңү белән кайта. Афәрин, котлыйбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: конкурс Зеленодольский район Яшел Узэн Юные чтецы Зеленодольска покорили Санкт–Петербург Премия «ARTIS» премия

2
X