Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Арендага алган урын өчен коммуналь түләүләрне кем түли?

– Кызым үз бизнесын ачарга карар кылды һәм күрше йортта кибет өчен урынны арендага алды. Аренда түләүләреннән тыш, аңа әле коммуналь хезмәтләр өчен дә счет китерәләр. Ул аны түләргә тиешме?

– Торак булмаган бүлмә хуҗасы, гомумкуллану урыннары, җыештыру, ремонт һ.б. өчен коммуналь хезмәткә түләргә тиеш. Тик ул әлеге чыгымнарны арендалау­чыга, ягъни сезнең кызыгызга йөкли ала. Аларны түләү тәртибе аренда килешүендә ачык итеп күрсәтелгән булырга тиеш. Шуңа күрә, кызыгыз белән төзелгән килешүдә андый пункт бар икән, ул түли. Әгәр дә андый пункт булмаса, кызыгыз түләргә бурычлы түгел, моны арендага бирүче хуҗа эшләргә тиеш. РФ Гражданлык кодексының 309, 614 маддәсе.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коммунальные платежи аренда помещения