Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Ә аракыны мин метрода сатып алдым...»

Бу елның 8 мартында М-7 трассасының 755нче чакрымында ЮХИДИ хезмәткәрләре Пермь краенда яшәүче ир йөрткән автомобильне туктата.

Машина салонының йөртүче утыргычы артыннан 0,7 литрлы 7 шешә шәраб һәм 10 литрлы 1 пыяла шешәдә шик­ле эчемлек табыла. Машина йөртүче шешәләргә аракы салынган булуын һәм бу продукцияне ул Мәскәү метрополитенында сатып алуын аңлата.
- Хәзерге вакытта Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы хезмәткәрләре шикле эчемлек хуҗасына административ хокук бозу турында билгеләмә чыгарып, аңа карата административ тикшерү билгеләнде, - дип сөйли бу очрак буенча Яшел Үзән территориаль органының бүлек җитәкчесе Рифат Сөнгәтуллин. - Тар­­тып алынган продукция үрнәкләре экспертизага җибәрелде.
Агымдагы ел башыннан Яшел Үзән территориаль органы һәм эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә ярты тоннадан артык суррогат легаль булмаган әйләнештән алынган. 18 закон бозучыга карата администртив эш кузгатылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев