Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Арабызда һәйкәл куярлыклары бар!

Язмышлардан узмыш юк, дип әйтергә яратсак та, ничек яшәвебез һәркемнең үз кулында.

Ә кайвакытта, тәкъдиремә шул язылгандыр дип, риза булабыз да, сабыр итәбез.
Бүгенге язмам героена сабырлыкны Аллаһ Тәгалә бер тамчы да кызганмыйча, өеп үк биргән. Шулай да була икән дип, бу хакта авылдан кайт кач та, озак уйланып йөрдем әле.

Бакырчы кызы Хәмдия Абдулхакова, күпләр кебек, мәктәпне тәмамлауга калага юл тота. Яшел Үзәндә төпләнә, Ринат исемле шәһәр егетенә кияүгә чыга, Серго заводының суыткычлар җыю цехында эшли башлый, яшь гаиләдә бер-бер артлы ике кызлары – Альбина белән Лилия дөньяга килә. Барысы да гадәти генә бер көенә барганда, тормышның асты өскә әйләнә. Сөекле хатынының ире, яраткан балаларының әтисе, каты авырудан соң, якыннарын мәңгелеккә ташлап китә.

Яшь парларга иңне-иңгә куеп, тигезлектә 12 ел гына яшәү насыйп була. Шулай итеп, 36 яшьлек Хәмдия ике баласы белән тол кала. Әмма, канатлары сынып, сыгылыр чагы булса да, үзендә аягына басарлык көч таба. 41 ел бер урында – заводына тугры булып, хезмәт куя. Шуңа да, бихисап мактау грамоталарына, хезмәт ветераны исеменә лаек була. Һәм күз алдына китерәсезме, бүгенге көнгә кадәр каенанасын тәрбияли. Соң, 40 яше дә тулмаган чәчәк кебек гүзәл яшь ханым, яңадан гаилә корып, бәхетле яши ала иде бит. Андый мисаллар янәшәбездә бихисап. Шушындый сораулы карашым белән Хәмдия апага төбәләм, ә ул күп сөйләшергә яратмый, серле генә елмаеп:

– Яшьрәк чакта яңадан тормыш кору турында уйланган чаклар булгандыр инде, әмма минем өчен кызларым һәм әнкәй беренче урында булды. Каенанам белән 25 ел яшибез, 23 елын урын өстендә ята. Бер ягы параличлы, йөри алмый. Аны тәрбияләүдә ике кызымның да өлеше бик зур булды, – ди ул.

(Язманы тулысынча газетабызның 90нчы саныннан укый аласыз).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Авылдашым Хэмдиянен сабырлыгына шаккатырлык. Шундый акыллы,сабыр Хэмдиягэ сокланам хэм урнэк алып яшэргэ кирэк.

    2
    X