Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Аны күрүгә, җанга тынычлык иңә

Халыкара стоматолог көне - чагыштырмача яшь һөнәри бәйрәм. Шул уңайдан бик күпләрнең ихтирамын казанган теш табибы Әминә Нәфис кызы Фәхруллина хакында йөрәк түреннән чыккан иң күркәм сүзләрне генә әйтәсе килә.

Әминә Нәфис кызының Осиново бистәсенә дәваханәдә теш табибы булып эшләвенә - 20, районыбызда халыкка игелек­ле хезмәт күрсәтә башлавына
26 ел. 1нче категорияле теш табибы булып эшләгән гомуми стажы 38 елга җыела.
Теш сызласа, күзгә берни күренми, шушы оста куллы табиб янына килгәч, ул синең теш­ләреңне карый башлау белән тешеңнең авыртуын басарлык итеп, сине тынычландыра белә. Үзеннән сабырлык бөркелеп тора аның , шуңа күрәдер Әминә ханым янына килгәч тә җанга тынычлык иңә. Аның үз эшен оста итеп башкара белүенә ышанганга күрә шулай буладыр бәлки, кем белә. Теш табибы булып озак еллар эшләү дәверендә кешеләрдән гел рәхмәт сүзләре генә ишетеп яши Әминә Нәфис кызы. Теш табибы һөнәренең остасы булган нурлы йөзле, күркәм сүзле ханым гаиләсендә дә бик бәхетле гомер кичерә. Ире Фазыл Фәхразый улы белән бер-берсен хөрмәт итеп игелекле хезмәт һәм тормыш юлы үттеләр алар. Кызлары Гөлшат та гимназиябезнең йөзек кашы булып, уку йортын гел «бишле»ләргә генә тәмамлап чыкты. Югары белем алганнан соң, телләр белгече - тәрҗемәче булды ул.
Әминә ханым белән Фазыл аганың бакчасына керсәң, шаккатырлык, бик күп төрле агачлар, күзләрне камаштырыр­лык матур чәчәкләр дисеңме, төрле-төрле кошлар сайрап торган бу бакчаның матурлыгына сокланып туя алмаслык.
Шушы матурлык аларның күңелләренә дә күчкән, күз карашлары да нурлы, ягымлы бу гаиләдә яшәүчеләрнең. Шулай булсын, кешеләргә ярдәм кулы сузып, игелекле гомер юлы узып яшәү бәхетләрнең иң зурысы бит ул. Шәфкать ияләренең үзләрен дә Шәфкать, Мәрхәмәте, Үзенең Рәхмәте белән урап алсын иде Раббыбыз.
Яхшылык кылу юлын сайлаган Әминә ханым гомере буена үз һөнәренә тугрылыклы булып калган. Һөнәри бәйрәмегездә сезгә һәм барлык теш табибларына ныклы сәламәтлек, озын гомер, шатлыклы көннәр, иман байлыгы, гаилә бәхете, куанычлы көннәр телибез.
Тәнзилә Заһитова.
Осиново

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X