Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Аны бәхет өләшүче диләр

Башына ак яулыгын чөеп бәйләгән, иңнәренә зур сумка аскан, тиз-тиз адымнар белән урам буйлап атлавы белән истә калган ул минем хәтеремдә.

Рашидә апа озак еллар Күгәй авылында хат ташучы булып эшләде. Бала чактан бер вакыйга искә төште. Клуб янында Бибинур апа яши иде. Бервакыт алар дәү әни белән капка төбендә сөйләшеп утырганда Рашидә апа килеп, пенсия биреп китте. Шул вакыт Бибинур апаның әйткән сүзләре әле дә хәтердә: «Бу бит бәхет өләшүче», - дигән иде ул. Әйе, Рашидә апа бик күп кешегә бәхет өләште. Һөнәре шундый иде аның. Хәзер генә интернет заманасы китте. Ул вакыт хатлар языш иде. Халык күпләп гәҗит-журнал алдыра. Ә ул хатлар барысы да Рашидә апа куллары аша адресатына барып җитә. Күпме яшь-җилкенчәккә мәхәббәт, күпме аналарга балаларыннан хатлар тапшырып шатландырган икән ул?! Ә кайбер ялгыз әби-бабайлар урам башында Рашидә апаны күрүгә бик якын кешеләрен көткәндәй каршы алырга ук чыга. Ул алардан исәнлек-саулык сорашмыйча китми иде. Ә күптән түгел без Рашидә апаны соңгы юлга озаттык. Аны озатырга килгән халыкның күплеге аңа карата авылдашларының хөрмәте турында сөйли. Ул китте. Тормыш иптәше Ринат абыйны, үзен өзелеп яратучы 3 кызын, кияүләрен, оныкларын калдырып мәңгелек юлга кузгалды. Без 5 кыз бергә үстек. Хәзер үзебез 2-3әр бала үстерәбез. Ләкин барыбер ашкынып әниләр янына кайтабыз. Рашидә апаны соңгы юлга озатканда, әни килеп: - Кызым, башыңа ки, салкын тимәсен, - диде. Ирексездән күзләргә яшь тулды. Ә дустым Рүзинәгә әнисе беркайчан да андый сүзләрне әйтмәс шул инде. Тыныч йокла, Рашидә апа. Урының җәннәттә булсын.
Гүзәл Җамалова (Сафиуллина).
Күгәй

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев