Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Алкоголь белән автомобиль арасында дуслык юк

Яшел Үзән районы һәм шәһәре территориясендәге юлларда 2016 елда исерек машина йөртүчеләр гаебе белән 10 авария чыгып, аларда 5 кеше үлгән, 16сы - җәрәхәтләнгән. 61 ДТПда матди зыян китерелгән.

Ә 2017 елда алкоголь кулланып юлга чык­кан автомобильчеләр 2 авария чыгарып өлгергән инде, аларда 6 кеше имгәнүләр алган. Матди зыян китергән 13 юл-транспорт вакыйгасы теркәлгән.
- Рульгә исерек килеш утыру комплекслы хәл итүне таләп итә, шуңа күрә без полиция­нең учас­ток уполномоченныйлары белән бергә даими рейдларга чыгабыз, - дип сөйли Яшел Үзән ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Рамил Идиятуллин. - 2017 ел башыннан исерек һәм медицина тикшеренүеннән баш тарткан 100 автомобильче ачык­ланды. Шуларның өчесе наркотик матдәләр тәэсире астында иде. Бүгенге көндә 13 машина йөртүчегә карата җинаять эшләре (икенче тапкыр рульгә исерек килеш утырган өчен) кузгатылды. Бу гомуми проблема һәм һәр автомобильченең шәхси җаваплылыгы. Әгәр дә сез юлда шикле автомобиль күрсәгез, бу хакта безгә хәбәр итегез. Бәлки, сезнең ярдәм белән исерек машина йөртүчене вакытында туктату мөмкин булыр. Моның өчен бары безгә 4-47-04 яисә 02 телефоны аша шалтырату да җитә. Менә шулай, быел шәһәр халкының игътибарлы булуы аркасында 5 исерек автомобильчене җаваплылыкка тарту мөмкин булды.
Хөрмәтле автомобиль йөртүчеләр! Тагын бер тапкыр исегезгә төшерәбез: исерек килеш машина йөрткән өчен 30 мең сумга кадәр штраф салына, яисә транспорт чарасы белән ел ярымнан алып ике елга кадәр идарә итү хокукыннан мәхрүм ителә.
Әлфия Зыякаева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев