Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Александр Тыгин: «Пенсиягә китәргә куркыныч түгел»

Район башлыгы Александр Тыгин шәһәр һәм районның төрле буын вәкилләре белән очрашып, аларның уй-фикерләрен тыңлап, аралашып тора. Шул исәптән яшьләр белән дә. Күптән түгел студентлар үз теләкләрен җиткерсә, бу юлы район башлыгы белән күзгә-күз карашып, якыннан күрешеп сөйләшү өчен шәһәрнең «Яшел патруль» һәм «Росток» яшьләр оешмалары әгъзалары, ягъни мәктәп укучылары җыелды.

Укучыларга карап-карап торам да, сокланып куям, ни дисәң дә хәзерге яшьләр чая, батыр, интеллектуаль яктан бер башка югары. Үз сорауларын әйтергә курыкмыйлар, кирәк икән дискуссиягә дә керәләр. Әйе, район башлыгы алдында үз сүзеңне исбатлап, дәлилләп күрсәтә белүне мин бер дә начар сыйфат дип әйтмәс идем. Александр Тыгин инде әңгәмә башында ук: «Пенсиягә китсәм дә, куркыныч түгел икән», – дип шаяртты.

Парк һәм скверлар аз?
– Киләчәктә шәһәрдә парк һәм скверлар төзеләчәкме?
– X-XI сыйныф укучылары арасында сораштыру уздырган идек. Һәм аларның күбесе шушы ук сорауны күтәргән. Гаҗәпләнәм, соңгы 4 елда без парк һәм скверлар төзү белән ныклап шөгыльләнәбез бит. Күл буенда өстән генә түгел, ә капиталь төзелеш алып бардык. Хәзер урман эчендәге сукмакларга да асфальт түшәлгән. Ике йорт арасындагы юлларга да брусчатка җәябез. Анда да йортта яшәүчеләр каршы чыга, аннары бу урында яшьләр кичен җыелып утыра дип. Ә инде бергәләп төрле тренинглар уздыру өчен музыка мәктәбе  янында мәйданчык барлыкка килде, аны ахырына кадәр эшләп бетерергә генә кирәк.

Татар теле язмышы
– Бүген күпләрне татар теленең язмышы борчый. Мин 9 ел татар телен үзләштердем, X сыйныфка җитеп, укымаскамы инде хәзер?! Бу  уңайдан  сезнең фикерне дә ишетәсе килә.
– Бу бик катлаулы сорау. Һәм монда дөрес бәяне укытучыдан кала бала да, әти-әни дә бирә алмый. Заманында сызым, астрономия дәресеннән дә баш тартып караганнар иде. Һәм бүген татар телен, соңрак башка фәнне үз теләге белән укытуга калдырсалар, анысыннан да баш тартачаклар. Тагын бер тел өйрәнү баш миен яхшы эшләтә һәм киләчәктә сайлаган һөнәрегез буенча да кирәк булырга бик мөмкин.

Яшел Үзән серләре
– Башка шәһәрләрдән килгән дуслар­га Яшел Үзәнне күрсәтү һәм өйрәнү, шулай ук компьютер алдында утыручы балаларны җәлеп итү өчен «Яшел Үзән серләре» дигән проектны тормышка ашырып булмыймы? Бу максатны квест-уен формасында да эшләргә булыр иде.
– Иң беренче бу идеягез башкаларга да кирәкме, юкмы икәнлеген белергә, өйрәнергә кирәк. Ә болай мин ярдәм итәргә әзер.
Шулай ук очрашуда балалар оешмаларын финанслау, шәһәрне  төзекләндерү, төрле проектлар турында да сораулар күтәрелде. Соңыннан Александр Тыгин яшьләрнең, кайда гына укысалар да, киләчәктә туган шәһәрен сайлавын теләде. Чөнки Яшел Үзәндә бәхетле яшәргә мөмкинлекләр зур.

Илсөя Завилейская фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: