Албаба станциясе янындагы юлда җәяүлене бәрдергәннәр
Албаба станциясе янындагы юлда 16 сәгатьләр тирәсендә «КамАЗ» автомобилен йөртүче 55 яшьлек ир юлдан каршы юнәлештә килүче 78 яшьлек хатынны бәрдергән.
Хатынның киемендә яктылык кайтаручы элемент булмаган. Күп санлы җәрәхәтләр алган җәяүлене (башына нык зыян килгән, аяк-куллары сынган) Яшел Үзән район үзәк дәваханәсенә китергәннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев