Акылга утырмаган
Паратская урамында төнге икеләр тирәсендә полиция хезмәткәрләре «Лада-Гранта» автомобилен туктата. Машина йөртүчесе - 32 яшьлек яшел үзәнле наркотиктан исерек хәлдә була.
Өстәвенә, аңардан тагын синтетик наркотик матдә дә табып алына һәм җинаять эше кузгатыла. Әмма шик астына алынучы акылга утырмый, дүрт көннән соң аның машинасы тагын Йошкар-Ола-Яшел Үзән юлында тоткарлана. Бу юлы аның пассажиры - элек хөкемдә булган 41 яшьлек ирдә дизайнер наркотигы табыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев