Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Акъегетлеләрнең бердәмлеге сокландыра (+ФОТО)

Әле май аенда Бөтендөнья татар конгрессы каршында эшләп килүче «Ак калфак» татар хатын-кызлары оешмасының күчмә утырышына 100гә якын кунакны кабул иткәннәр иде, Акъегеттә кабат бәйрәм.

Бу юлы Чишмә бәйрәме белән Авыл көнен берләштереп, табигатьнең иң гүзәл почмагында уздырдылар. Изге урында дисәк дөресрәк тә булыр, мөгаен. Күптән түгел Фәргать Мотыйгуллов җитәкчелегендә, мәчетнең, Вәлиәхмәт Сираҗетдиновның матди ярдәме, һәм халык тырышлыгы белән, борынгы Имани чишмәсенә күпер салынды. Тирә-юнен чистарту эшендә бар халык бердәм булып үз өлешен кертте. Шуңа да бу кичне зарыгып көтеп алды алар. Халык көтүне дә гадәттәгедән иртәрәк каршы алып, сыерларын савып, эшен тәмам кылып, тыныч күңел белән чишмә буена агылды. Ә мондагы бәйрәм рухын күрсәгез?! Озын итеп ике өстәл корылган, андагы сый-нигъмәттән баш әйләнә. Нинди генә тәм-том юк, халык барысын да үз көче белән әзерләде. Биш казанда хашлама пеште, самавырлар гөжләде. Өстәл янында уңган киленнәр Гөлнур, Фидәлия, Әлфия, Ләйсән, Алисә, Фирая, Рүзилә, Рәшидә, Лилия һәм башкалар бөтерелсә, казан янында авыл лачыннары Расих, Илнур, Таһир, Фирдүс, Илдүс, Рәмис, Рөстәм, Фәргать ут чыгарды.
Килгән кунаклар, авыл халкы сыйланды, җырлады, биеде, кунак булды.
Әйе, чын бәйрәм җыр-биюсез буламы соң? Казан артистлары бер читтә торсын. Әниле-кызлы Гөлназ һәм Индира Җиһаншиналар, Динә Саттарова, Рәшидә Борһанова, Инзилә Сәмитова, Рәшит Әминов һәм Сәлимәнең, Фирдәүсә Измаилованың җырлаулары, укытучылар коллективының һәм Алмаз Садыйковның биюләре халык күңеленә хуш килде. Шулай ук Мулла Иле, Күгеш, Норлат, Бакыр­чы һәм Юынчы авылларыннан килгән мәдәният хезмәткәрләренең чыгышы бәйрәмгә ямь өстәде. Рәйсә Борһанова күңелсезләнергә юл куймады, җор теле белән бик матур алып барды. Авылыбыз имам-хатибы Фәргать Тимершин да изге теләкләрен җиткереп, дога кылды. Авыл җирлеге башлыгы Сәлимҗан Шәмсиев авылда башкарылган эшләрне тәфсилләп сөйләп, кайткан кунакларны да таныштырды. Ветеран укытучы Ләлә Нигъмәтуллина барлык оештыручыларга рәхмәтен җиткерде. Күгештән Әлфред Әлмиев һәм Рәшит Сафиуллин тарих битләренә кагылды.
Шунысы сокландырды: Акъегеттә авыл яшьләре бик актив. Аннан төрле чаралар, бәйрәмнәр уздырганда, бу аларның эше дип, бар йөкне мәдәният хезмәткәрләре җилкәсенә генә өеп калмыйча, авылның барлык учреждение хезмәткәрләре бердәм булып, кулга-кул тотынышып эшли. Шуңа да һәр эшләре уң бара акъегетлеләрнең. Караңгы төшеп, бәйрәм тәмамланса да, халык таралырга ашыкмады, рәхәтләнеп биеде, салют карады, киләчәккә башка проектлар эшләргә кирәклеге хакында план корды. Сезнең бердәмлегегез таулар күчерә ала, димәк, тормышка ашырасы гамәлләр алда әле.
Алия Гаязова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев