Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Акъегет җирлегендә зәңгәр чыршы, кызыл имән, каштаннар утырттылар

Яз җиттеме, авыл халкы тик утырмый, эшләрне чистарынудан башлап җибәрә.

Акъегет җирлегенә кергән авыллар - Акъегет, Бакырчы һәм Юынчы авылларында яшәүчеләр бу мәсьәләгә аеруча җитди карый. Бу ел да искәрмә булмаган. Эшләрне алар үзләренең ишегалларын чистартудан башлап, урамнарны, мәчет, һәйкәл тирәләрен, чишмә һәм елга буйларын да онытмаган. Шушы чорда барлыгы территорияләрдән 20 кубометр чүп чыгарылган.
-Һәркем үзеннән өлеш кертергә тырышты, - дип сөйли бу уңайдан авыл җирлеге башлыгы Сәлимҗан Шәмсиев. - Берсен аерып әйтеп, икенчесен атамыйча кала алмыйм. Һәрберебез авылның чиста булуын тели. Шуларның ачык мисалы буларак урамнар гына түгел, башка урыннар да ялтырап тора. Һәйкәл яннарын шимбә өмәләре ясап, төзекләндердек. Бакырчы авылында күл буе һәм Җиңү паркын әйбәтләп җыештырдык. Юлларны трактор белән тигезләп куйдык. Акъегеттә санкцияләнмәгән бер чүплек юкка чыгарылды. Һәр өч авылда да шимбә өмәләрендә утызар кеше катнашты. Катнашучыларның барысы да активлык күрсәтте. Утызлап алмагач алып кайтып, учреждение яннарына утыртып куйдык. Менә кабат урманчылыкка барып, каштан, зәңгәр чыршы һәм кызыл имән үсентеләре алып кайттык әле. Бу сирәк очрый торган һәм матур агачлар безнең авылларны тагын да бизәп торыр дип уйлыйбыз. Быел чишмә буйларын да чис­тарттык. Төп эшләребез бетсә дә, җыештыру әле һаман дәвам итәчәк. Чис­талыкны үзебез даими саклап торсак кына авылларыбыз ямьле булачак. Барысы да үзебездән тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев