Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Ак калфак»ның исеме үк илһамландыра

Бөтендөнья Татар Конгрессы (БТК) һәм аның бер тармагы булган «Ак калфак» оешмасы район бүлекчәләренең чираттагы берләштерелгән утырышында быелгы эш планы тикшерелде һәм киләсе елдагы эшләр барланды.

Бу ике оешма оештырган иң күләмле чараларның берсе Милли ризыклар пешерү буенча мастер-класс булды һәм аны Эльвира Мөхәммәтҗанова шушы оешмада торучыларга гына түгел, барлык хатын-кызларга да кызыклы һәм файдалы итеп оештырган иде. Чарада газета вәкиле катнашу сәбәпле, Яшел Үзән осталарының иң үзенчәлекле, тәмле ризык рецептлары меңнәрчә укучыбызга барып иреште.
Быел БТК һәм «Ак калфак»ның район бүлеге рес­публика бәйгеләренең күбесендә катнашуны тиешле югарылыкта оештырган. Мәсәлән, 7нче мәктәпнең татар теле укытучысы Салисә Исхакова - кулъяулык чигү, Уразлыдан Рәшидә Гобәйдуллина - сөлге чигү, КФУның II курс студенткасы Ләйсән Нәбиуллина - рәссамнар, халык сәнгате һөнәри техникумыннан Ризәлә Әлмиева - кул эшләре, Ирек Сафин белән Гөлинә Саттарова әдәби бәйгеләрдә катнашкан. 16нчы мәктәптә педагогик династияләр конференциясе дә, Бөтендөнья Татар конгрессының күчмә утырышы да тиешле югарылыкта узды. Ә инде «Татар кызы-2015» бәйгесендә Яшел Үзән кызы Гүзәл Җиһаншинаның, җиңүчедән бик азга гына калышып, икенче урын алуы бу оешмаларның матур эш нәтиҗәсе дияргә мөмкин.
- БТКның район бүлеге күп милли чараларда башлап йөри. Халкыбызның башкаларга үрнәк булырлык эшләрен ил алдында күрсәтә алсак, милләтебезнең дәрәҗәсе тагын да арта, без моның өчен бөтен көчебезне куябыз, - ди БТКның район бүлеге җитәкчесе Әлфия Мирхәйдәрова.
Гомумән, бу ике оешма - Бөтендөнья Татар конгрессы һәм «Ак калфак» оешмасының Яшел Үзән филиаллары - кулга-кул тотынышып, бер-берсен тулыландырып эшли. Киләсе елга да планнары зурдан. Киләсе елда Шәҗәрә бәйгесе оештырылачак. Бюро әгъзалары аны башта мәктәпләрдә, авылларда уздырып, аннары район дәрәҗәсендә күләмле чара итеп уздыруны хуплый, чөнки гаиләдә шәҗәрәне төзү иң үтемле тәрбияви чараларның берсе булып тора. Исем кушу йоласын яңарту да планга алына. Татарларга чит ил фильмнарыннан кергән, милләткә хас булмаган исемнәр килеп керү дә милләтпәрвәрләрне борчый. «Татар егете-2016» бәйгесен дә яшь кызлар гына түгел, халык көтә.
- Исеме белән үк эчке һәм тышкы матурлыгы тәңгәлләшкән татар хатын-кызы образын тудырган «Ак калфак» нинди генә эшкә тотынса да, яклаучылар һәм ярдәмчеләр таба, менә шунысы куандыра, - ди оешманың Яшел Үзән бүлеге җитәкчесе Гөлинә Саттарова.
Рәсемдә: Яшел Үзән кызы Гүзәл Җиһаншина - «Татар кызы-2015» республика бәйгесендә җиңүчеләрнең берсе.
Гүзәл Минһаҗева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев