Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

"Адмирал"ны яндыруда шикләнелүче 3 кеше тоткарланган

Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча тикшерү органнары тарафыннан "Адмирал" сәүдә үзәгендәге янгын факты буенча кузгатылган җинаять эшен тикшерү дәвам итә.

Исегезгә төшерәбез, Россия Җинаять кодексының 219 нчы маддәсе 3 нче бүлеге буенча (янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозып, саксызлык аркасында ике һәм аннан күбрәк кешенең үлеменә китерү) буенча җинаять эше кузгатылды.

Тикшерү һәм оператив-эзләү чаралары нәтиҗәсендә җинаять кылуда шикләнелүче 3 кеше - 22 яшьлек Наил Габделхәев, 49 яшьлек Фирдинат Ульданов (икесе дә Мари Иленнән) һәм 52 яшьлек Альберт Халиков тоткарланган.

Тикшерү фаразлары буенча алар базар хакимияте кушуы буенча "Адмирал"да төзекләндерү эше алып барган. Шул исәптән, газ горелкасы кулланып, түбәдә дә эшләгәннәр.

Ир-атлар гаепләрен танымаган. Якын арада тикшерү органнары аларны сак астына алуны сорап, судка мөрәҗәгать итәчәк, дип хәбәр итә intertat.ru.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев