Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ачык хат

Хөрмәтле замандаш! Сезне, милләтегез, динегез, гражданлыгыгыз, вазифагыз нинди булуга карамастан, Каюм Насыйриның кече ватаны - Татарстан Республикасы Яшел Үзән районының Кече Шырдан авылын торгызу буенча хәйрия проектында катнашырга чакырабыз.

Тарихка күз салсак, татар халкының сөекле улы, бөек фикер иясе Каюм Насыйри яшәгән һәм эшләгән чордан безне нибары йөз илле ел аерып тора. Шушы вакыт эчендә җәмгыятьтә, фәндә, мәдәнияттә, милләтара мөнәсәбәтләрдә һәм башкаларда үзгәрешләр зур булды. Унтугызынчы йөздә таланты һәм тырышлыгы нәтиҗәсендә нәкъ менә Каюм Насыйриның татар милләтен үстерүгә никадәр зур өлеш кертүен күз алдына китерүе дә авыр. Аның фәнни, педагогик, мәгърифәтчелек эшчәнлеге бәхәссез факт, ә замандашларыбызның моны белүе - аңа карата хөрмәт билгесе.
2015 елда «Каюм Насыйри ватанын торгызу» хәйрия фонды оештырылды. Исеменнән үк күренгәнчә, фондны оештыру максаты - Каюм Насыйриның кече ватаны булган Кече Шырдан авылын торгызу һәм үстерү, үз вакытының бөек татар галиме булган кешенең исемен һәм мирасын популярлаштыру, тарих күзлегеннән караганда кыйм­мәтле саналган архитектура һәйкәлләрен торгызу. Шулай ук татар халкының тарихи, мәдәни һәм рухи традицияләрен саклау һәм үстерүне дә күздә тоттык.
Фонд оештыру идеясе Каюм Насыйриның 190 еллыгы фонында туды. Җәмгыятебезнең бөек галимнең 200 еллыгын зурлап бәйрәм итәчәгенә дә ерак калмады.
Кече Шырдан, галимнең туган авылы буларак, юбилей чаралары үткәрү үзәгенә әйләнергә дә мөмкин. Әзерлек эшләре кысаларында авылны үз инфраструктурасы, Каюм Насыйри исеме белән бәйле объектларны күрсәтү элементлары кергән туристлык маршруты булган кунакчыл тарихи урынга әйләндерәсебез килә.
Авылда торгызылачак беренче объект - шушы авылда туып үскән Каюм Насыйри акчасына XX гасыр башында (1902 ел) салынган мәчет бинасы.
Каюм Насыйри туган авылы торгызылгач, сакланып калган аның исеме белән бәйле бердәнбер бина киләчәк буын өчен әйтеп бетергесез кыйммәтле объект булачак.
Бүгенге көндә бинаның фундаменты әзер, бурасы да тәрәзәләргә кадәр менде, чормасы өчен агач конструкция­ләр һәм скатлар әзерләп куелды. Яз көне манара куелачак. Башлаган эшебезне 2016 елда төгәлләрбез дип уйлыйбыз.
Болардан кала, авылда урамнарны, чишмәләрне, Каюм Насыйри коесын төзекләндерү өчен проект документация­ләре әзерләнде. Аерым биналар һәм корылмалар проектлау эше башланды.
Шулай итеп, хәйрия эшчәнлегенә старт бирелде. Алда тугыз ел вакыт бар. Вакыт бик тиз уза, һәм ул башкарылган эшләр белән исәпләнә.
Асия Гобәйдуллина,
«Каюм Насыйри ватанын торгызу» фондының башкарма директоры,
Татарстан Республикасының
атказанган төзүчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев