Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Абсолют җиңүче – Яшина

Республиканың эчке эшләр органнарының кизү тору часте хезмәткәрләренең һөнәри осталыгы смотр-конкурсында Яшел Үзән районыннан оператив кизү торучы Оксана Яшина абсолют җиңүче исеменә лаек булды.

Соңгы елларда полиция капитаны мондый ярышларда өченче тапкыр Яшел Үзән полициясе даны өчен көч сынаша һәм һәр очракта призлы урыннар ала.

Кизү тору частенең эш спецификасы башкалардан югары таләпчәнлек белән аерылып тора. Алар бик белемле, оста һәм тәҗрибәле һәм оештыру сәләтенә ия булырга тиеш­ләр. Безнең якташыбыз бу сыйфатларның барысын да конкурста бик яхшы күрсәтә алды. Оксана Геннадьевна сүзләренә караганда, ярыш бик киеренке шартларда барган: 50 катнашучы арасында үзеңне күрсәтү өчен бөтен шартларны да үтәргә кирәк. Жюри да аларга бик җитди таләпләр куеп, аларның юридик законнарны белүен дә, корал белән эш итүен дә нык тикшергән. Болардан тыш, полицейскийлар спорт ярышларында да, медицина әзерлеге һәм махсус техника белән эш итә белүдә дә ярышкан.
Конкурс башланырга бер ай кала Оксана остазы - полиция начальнигы урынбасары Олег Макаров белән полиция хезмәткәре эләгергә мөмкин булган төрле ситуацияләрнең һәр детален бөртекләп өйрәнде. Самбо алымнарын, тоткарланучыларны тикшерү техникасын - рефлекс дәрәҗәсенә кадәр. Хатын-кызларга хас булган пөхтәлек ярдәм итте дип саный ул конкурста ирләрне дә узып китеп җиңүендә. Медицина практикасында беренчелекне алу аңа бик җиңел булды, ни дисәң дә полициягә эшкә килгәнче поликлиникада тугыз ел фельдшер булып эшләгән кеше бит ул! Физик әзерлек тә югары аның - Яшина 17 яшеннән шәһәрнең җыелма командасы составында волейбол ярышларында катнаша, көн саен кичләрен йөгерү - аның көндәлек режимына кергән.
Конкурска әзерлек озак вакыт алды - бу очракта, ягъни конкурс­ка әзерлек чорында гаиләсе ярдәмгә килде - Ире Павел һәм кызлары Александра һәм Ангелина йорт эшләрен бу вакытта үз җилкәләренә алып торды.
Лилиана Куликова фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев