Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

7500 төп кәбестә үстерүе авырмы?

Марий Эл республикасы белән чиктәш булган Чүрчиле авылы табигатьнең бик матур урынында урнашкан. 60 хуҗалыгы булган бу авылның халкы да бик тырыш икән.

Заһидуллиннар гаиләсендә булып кайткач, шундый фикер туды бездә. Алай гына да түгел, аларның булганлыкларын күреп, гаҗәпкә калып кайттык. Бөтен кеше дә аның кадәр булдыра алмый, монысы хак.

Кайсы гына авылга барсак та, иң беренче күп итеп мал-туар тотучы гаиләләр турында сорашабыз. Кызыксынуыбыз юкка түгел, билгеле. Терлекне бик тырыш кеше генә асрый ала. Алсу белән Ирек Заһидуллиннар гаиләсе, бер караганда, башкалардан берни белән дә аерылмый. Зур йорт җиткезгәннәр, кыз һәм ул тәрбия­ләп үстергәннәр. Бүгенге көндә 6 сыер, 9 баш бозау асрыйлар. Моның кадәр терлек башы алар өчен күп түгел, ә гадәти хәл. Һәм бер авырлыгын да күрмиләр. Терлек азыгын алар тулысы белән диярлек үзләре әзерли. Өйләре белән янәшә генә кырда 28 гектар җирләре бар. Сигезе үзләренең пай җирләре булса, калганнарын туганнары арендага биреп тора икән. 8 гектар җирендә күпьеллык үлән, 7сендә - көзге арыш, 2сендә - бәрәңге, 8ендә - язгы культура - бодай, арпа игәләр. Бу эшләрне башкарыр өчен техника җитәрлек, комбайны да бар.

Моннан тыш, Заһидуллиннар гаиләсе яшелчәчеләр дә икән әле. Барыбыз да яратып үстерә торган кәбестәне генә алыйк. Мәсәлән, без авылда 20-30 төп кәбестә утыртабыз, аны карый-карый хәлдән таябыз ди­сәм, бераз арттыру булыр, тик суын гел сибеп, тирә-юнендә очып йөргән күбәләкләрне «куалап», мәш киләбез. Ә менә Алсу белән Ирек узган ел 7500 төп кәбестә утырткан. Орлыкның бер кабында 2500 данә икән. Иң әүвәл, парникка чәчәләр, бер ай узгач, үсентеләрне бакчага чыгарып утырталар. 3 кап орлыктан 25 тонна уңыш җыеп алганнар. Кәбестәнең берсе-берсе 8 килограмм булган! Суны Ирек көн саен елгадан алып, кичке дүрттән соң, трактор белән махсус сибә икән. Уңышны көз буе ярминкәдә саталар, калганын ашханәләргә тапшыралар.

Алия ГАЯЗОВА.

Язманың тулы вариантын газетаның 24нче саныннан укый аласыз.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев