714 чакыру! Ашыгыч ярдәм хезмәтенең бер атналык эше
Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү станциясе хезмәткәрләре 714 чакыру кабул итеп алган.
18 яшьлек егетне урамда билгесез зат кыйнаган. Аның башы нык җәрәхәтләнгән. Медиклар егетне травмпунктка китергән.
Билгесез кешеләр кулыннан зыян күргән 18,19, 20 яшьләр тирәсендәге өч егет янына ашыгыч ярдәм хезмәте чакыртылган.
Столичная урамында да 32 яшьлек исерек ирне билгесез кешеләр кыйнаган.
Паратская урамында уч төбенә һәм кулбашына пычак кадалган 84 яшьлек карчык янына чакыру алынган. Аңа медиклар ашыгыч ярдәм күрсәткән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев